Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Наил Вазыйхов Җиңү көне белән котлый

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле якташлар!

Май башы халкыбызның иң кадерле, дулкынландыргыч, тантаналы бәйрәме - 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү белән әһәмиятле.

Бу көнне без зур корбаннар бәрабәренә Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган халкыбызның батырлыгына һәм кыюлыгына олы ихтирамыбызны белдерәбез.

Гомерләрен кызганмыйча, сугыш кырларында туган илебезне яклаган, җиңү хакына тылда алны-ялны белми хезмәт куйган, азатлыгыбыз һәм бәйсезлегебез өчен зур батырлыклар кылган һәркем алдында баш иябез.

Тынычлык һәм иминлек, матур киләчәк хакына гомерләрен биргән каһарманнарыбызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге яшәр! 

Бөек Җиңү көнендә барыгызга да бәхет, нык сәламәтлек, тыныч тормыш, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим!

 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы                                                                             Н.А. Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев