Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район балалар китапханәсендә балалар өчен мәчеләр турында “Мактаулы - мыеклы йомшаккай” китап күргәзмәсе оештырылды

Бөтендөнья мәчеләр көненә карата Район балалар китапханәсендә балалар өчен мәчеләр турында “Мактаулы - мыеклы йомшаккай” китап күргәзмәсе оештырылды.

Балалар башка илләрдә песиләр көнен ничек билгеләп үткәннәрен белделәр, песиләр турында кызыклы вакыйгалар белән мәкальләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр, мультфильмнардан өзекләр карадылар.

Тенеш поселок китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә яраткан песиләренең рәсемнәрен ясарга тәкъдим итте. Бәйрәмнең төп максаты – балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев