Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсем ясадык һәм...

Күптән түгел Казан шәһәренең "ТРда Россия МЧС кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгендә" "Бозда сак булам" дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Конкурста барлыгы 36 районнан 700 баланың рәсеме куелган иде. Ә иң яхшылары дип табылган 20 баланы әлеге үзәккә җыйдылар. Килеп керешкә барлык рәсемнәрдән матур итеп күргәзмә оештырылган. Ә...

Күптән түгел Казан шәһәренең "ТРда Россия МЧС кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгендә" "Бозда сак булам" дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста барлыгы 36 районнан 700 баланың рәсеме куелган иде. Ә иң яхшылары дип табылган 20 баланы әлеге үзәккә җыйдылар.
Килеп керешкә барлык рәсемнәрдән матур итеп күргәзмә оештырылган. Ә котлаулар һәм бүләкләүләр мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында башланып китте. Татарстан Республикасының кече суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Илһам Насыйбуллин һәр балага диплом һәм электрон китаплар тапшырды. Аннан балаларны Идел өстеннән һава мендәрендәге суднода йөрттеләр. Менә шул минутларда аларның сөенечләрен сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел иде. Махсус автобуслар белән Кол Шәриф мәчетенә, Сөембикә манарасына һәм милли музейга алып бардылар.
Ә соңыннан әти-әниләр белән берлектә балаларны түләүсез Мәскәү артистлары тарафыннан әзерләнгән "Белые тигры" премьерасына циркка алып керделәр. Монда җыелган сабыйларның йөзләрендәге шат елмаюларны күрү безнең өчен икеләтә бәйрәм булды.
Үзләренең җаваплы эшләрен читкә куеп, барлык игътибарны әлеге балаларга юнәлдергән Илһам Насыйбуллинга, үзебезнең районда кече суднолар буенча өлкән инспектор Нияз Нуриевка һәм әлеге үзәктә эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә баш иеп, олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Алар өчен бары бер генә теләк - исән-сау булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев