"Мәскәү телеканалына барып танышып кайттым. Музыкаль тапшыру алып барырга чакырырга мөмкиннәр. Андый тәкъдим булса да, Казаннан китмәячәкмен, барып эшләрмен дип уйлыйм. Бу тапшырудан тыш, ТМТВ телеканалында да "Музыкаль биеклек" дип исемләнгән яңа тапшыру алып бара башлыйм. Аның нәтиҗәләре буенча апрель аенда ТМТВ телеканалының музыкаль премиясе узачак. Тапшыру эфирга һәр атнаның якшәмбе кичендә чыгар дип көтелә", дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ранил Нуриев.
Җырчының төрле мәҗлесләр, чаралар алып баруы билгеле. Ә быел көз башыннан ул җырчы Ильвина белән бергә эшли башлаган. "Ильвина белән икебезнең дә үз иҗаты булгач, уртак мәҗлесләргә вакыт күп калмый, график тыгызрак. Чараларны татар һәм рус телләрендә алып барабыз", диде Ранил. Ильвина исә: "Кызыграк булсын өчен дип, Ранил белән бергә эшләп карарга булдык. Әлегә арабызда ыгы-зыгылар килеп чыкканы юк, аңлашып эшлибез", диде.
Ранил Нуриев - талантлы һәм тырыш егет, ул һәрвакыт эзләнүдә, камилләшү юлында. Күптән түгел генә җырчы инглиз теле курсларына язылган. "Мәскәүдә чит ил кешеләре белән аралашканда, инглиз телен бик үк камил белмәвемне аңлагач, телне шомартырга, тагын да күбрәк өйрәнергә теләдем", диде ул.
Нет комментариев