Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамазан ае хөрмәтенә

Узган җомгада Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе (җитәкчесе Фәүзия Иванова) ураза ае хөрмәтенә районның өлкән яшьтәге мөслимәләре өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Район үзәгендә яшәүче, озак еллар ашханәдә аш пешерүче булып эшләгән Рита Мөхәммәдиева үткәрү урыны итеп үз өен тәкъдим итте. Шулай ук барлык аш-суны да ярдәмчеләре белән үзе әзерләде. (Аңа...

Узган җомгада Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе (җитәкчесе Фәүзия Иванова) ураза ае хөрмәтенә районның өлкән яшьтәге мөслимәләре өчен ифтар мәҗлесе оештырды.

Район үзәгендә яшәүче, озак еллар ашханәдә аш пешерүче булып эшләгән Рита Мөхәммәдиева үткәрү урыны итеп үз өен тәкъдим итте. Шулай ук барлык аш-суны да ярдәмчеләре белән үзе әзерләде. (Аңа Аллаһының рәхмәте булсын!) Мәҗлесне Коръән уку, вәгазь белән Нурания һәм Мөнирә абыстай ачты. Аларга остабикә, сүрә-аятьтләр укучылар кушылды. Салават, мөнәҗәтләр әйтелде. Уразага кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде. Ахшам намазы уку өчен махсус урын хәзерләнгән иде. Авыз ачкач та бергәләп намаз укып алдылар. Аннан ифтар мәҗлесе мул табын артында дәвам итте. Һәркем канәгать калды. Мондый мәҗлесләр үткәрү, анда катнашу беренчедән әҗер-саваплы булса, шулай ук бер-берең белән аралашу, үзара хөрмәт булдыру мөмкинлеге дә тудыра. Саваплы гамәлләр дәвамлы, тоткан уразалар кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X