РайПО: озак еллар фидакарь хезмәт иткән өчен
Кама Тамагы районының кулланучылар кооперациясе системасы хезмәткәрләре югары хезмәт казанышлары өчен оден һәм медальләр белән бүләкләнгән, мактаулы исемнәр алган.
«Почет билгесе» ордены (1988 елдан Почет ордены) - СССР Дәүләт бүләге. Ул 1935 елның ноябрендә СССР үзәк башкарма комитеты карары белән гамәлгә куелган, 1988 елда Почет орденына үзгәртелгән. Орден белән җитештерүдәге югары казанышлар, гражданлык батырлыгы өчен СССР һәм башка дәүләт гражданнары, предприятиеләр, берләшмәләр, учреждениеләр, оешмалар, районнар, шәһәрләр бүләкләнгән.
Безнең районда бу бүләккә КПСС РК бүлеге мөдире һәм пайчы Владимир Киреев (1976 ел), Сөйки авыл хуҗалыгы кибете сатучылары Маһирә Низамова һәм Флера Насретдинова (1971) лаек булган.
Хезмәт Даны ордены СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1974 елда гамәлгә куелган һәм аның өч дәрәҗәсе булган. Орден белән бер предприятиедә, учреждениедә, оешмада, колхозда яки совхозда фидакарь һәм югары җитештерүчәнлекле күп еллык хезмәт өчен бүләкләнгәннәр. Бүләкләнүләр III дәрәҗәдән башланган.
Кама Тамагы районы кулланучылар җәмгыятенең автомобиль йөртүчесе Леонид Сергеев 1981 елда III дәрәҗә Хезмәт Даны орденына, ә 1986 елда II дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек булган.
«Хезмәт батырлыгы өчен» медале 1938 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән гамәлгә куелган СССР Дәүләт бүләге. Медаль белән халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәтләре өчен СССР гражданнары бүләкләнгән һәм бүләкләүләр СССР Югары Советы Президиумы Указлары нигезендә башкарылган. 1976 елда әлеге бүләккә икмәк комбинаты хезмәткәре Кафия Вазыйхова лаек булган.
“Хезмәттә аерылып торган өчен” медале – СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1938 елда гамәлгә куелган дәүләт бүләге. Медаль белән халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә (шул исәптән оборона сәнәгатендә) югары хезмәт күрсәткечләре өчен СССР гражданнары бүләкләнгән.
Бу медальгә РайПО хезмәтчәннәре универмаг сатучысы Валентина Липатова (1971), кибет сатучысы Мөнирә Нигъмәтҗанова (1977) һәм Тәмте кулланучылар җәмгыяте сатучысы Раиса Филатова (1973) ия булган.
«ТАССРның атказанган сәүдә хезмәткәре» мактаулы исеменә өлкән сатучы Таһирә Исмәгыйлева (1985), сатучы Рузалия Фәйзуллина (1993) идарә рәисләре Гафиятулла Хөснетдинов (1994) һәм Нина Колчина (2001) лаек булган.
«ТАССРның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре” мактаулы исеме 1994 елда икмәк комбинаты директоры Мөслимә Шәрәфетдиновага бирелгән.
«Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы» мактаулы исеме белән кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген үстерүдәге казанышлары өчен кулланучылар кооперациясе оешмаларының һәм предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнгән. Бу исемгә кооператив техникум укытучысы Евгений Емелюшин, сатучылар Мөслимә Борһанетдинова һәм Линура Кадыйрова (1985), Таһирә Исмәгыйлева (1989), Рәүхия Шәкүрова һәм Нина Пантелеева (1990), склад мөдире Евгения Шульга (1985), РЗК директоры Гафиятулла Хөснетдинов (1989), «Волжанка» кафесының аш-су остасы Нина Шурыгина (1989), икмәк пешерүче Антонина Андреева (1990), «Чайка» кафесының аш-су остасы Шәмсия Хәлиуллина (1990) лаек булган.
«Россия кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәт өчен» билгесе белән сатучылар Фәния Хәйруллина һәм Фәйтүнә Хәйруллина (2000), сәүдә буенча рәис урынбасары Җәүһәрия Миңнеҗанова (2000), массакүләм оештыру эшләре буенча инструктор Любовь Сабирова (2000), аш-су остасы Мөнирә Насыйбуллина (2000 ел) һәм машина йөртүче Александр Сергеев (2000) бүләкләнгән.
Кулланучылар кооперациясе ветераннары
Нина Михайловна фотосурәтләрдән генә түгел, Кама Тамагы районының кулланучылар кооперациясе системасында намус белән тугры хезмәт куйган ветераннар исемлегеннән дә торган альбомны кадерләп саклый. Исемлектә: Клавдия Кутько, Вера Лядова, Анна Аринина, Петр Аринин, Лидия Смекалова, Варвара Злобина, Хәмит Әхәтов, Петр Морозов, Андрей Карпов, Алексей Липатов, Клавдия Дыренкова, Анна Изотова, Зинаида Горелова, Софья Талова, Татьяна Миронова, Фәридә Галиуллина, Рәхимә Садыйкова, Дамира Сөнгатова, Зоя Матросова, Зиннәт Сөнгатов, Фәһимә Сөнгатуллина, Антонина Шалаева, Анастасия Дорофеева, Николай Ермолаев, Александр Ширягин, Мөзәянә Сәлимова, Мария Порфильева, Мөнирә Хәлиуллина, Анна Зыкова, Рауза Җиһаншина, Сара Ганиева, Асия Кәримуллина, Финә Шакирова, Рауза Гарифуллина, Таһирә Исмәгыйлева, Анна Лядова, Әминә Мөхәммәтшина, Гайшә Хәлиуллина, Асия Шаһиева, Җамал Вәлиева, Дания Нургалиева, Антонина Филатчева, Люция Заһирова, Флюра Заһидуллина, Сәрия Идиятова, Антонина Захарова, Валентина Салатова, Флүрә Рәхмәтуллина, Мөршидә Исмәгыйлева, Хәния Гарифуллина, Гөлшат Хәйруллина, Борис Миронов, Юрий Лазарев, Мария Антонова, Надежда Балдина, Николай Беляков, Серафима Шкирдова, Николай Яшагин, Людмила Сергеева, Геннадий Александрович Семагин, Геннадий Петрович Семагин, Александр Сергеев, Анатолий Миелин, Валентина Дорофеева, Фоат Мифтахов, Мария Зинина, Клавдия Егорова, Мөслимә Борһанетдинова, Дания Галиева, Флюра Җәләлиева, Рәисә Старостина, Татьяна Никишина, Валентин Роннов, Пелагея Дыренкова, Хәбибрахман Исмәгыйлев, Людмила Надежина, Антонина Смекалова, Зоя Антонова, Хәлим Кадыйров, Рәисә Семагина, Тамара Галимшина, Хөршидә Хәйруллина, Әнәс Хәлилов, Павел Петрунин, Александра Ильина, Гайшә Зиннәтуллина, Николай Кузягин, Павел Сафонов, Елизавета Сафонова, Юрий Дорофеев, Нина Пантелеева, Леонид Сергеев, Наталья Кокорина, Нина Тимофеева, Лидия Родина, Нурания Нигъмәтова, Вера Балабай, Лидия Ниглядеева, Рушания Хөснетдинова, Гафиятулла Хөснетдинов, Валентина Силагина, Мөнәвәрә Ибәтуллина, Любовь Перцева, Рәшидә Мәүлетова, Шәмсия Хәлиуллина, Мария Мадногина, Фәридә Әхмәтҗанова, Лидия Евстягина, Нурмәт Заһидуллин…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев