Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде

Максим Анатольевич гражданнарны кабул итте, ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты, сорауларга җавап бирде һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алды.

Аннары район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә ул Кама Тамагында яшәүче күп балалы Нотфуллиннар гаиләсендә булды. Бу гаиләдә быел берьюлы өч бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Максим Топилин аларның өчесенә дә уку әсбаплары салынган биштәрләр бүләк итте.

Биредә үк Сара Садыйкова урамында яңа чаңгы базасы урнашкан. Депутат спорт корылмасында булды һәм поселок халкы өчен булдырылган уңайлыкларны, яңа заманча аяк киемнәре белән җиһазландырылган 100 пар яхшы чаңгыны күреп канәгать булды.

Спорт мәктәбе директоры Эльвира Ильина районда ябык футбол манежы төзү планнары булу турында сөйләде.

- Бу заманча футбол кыры булган стадионга файдага булачак. Футболчыларыбыз бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, соңгы вакытта нәтиҗәле уенчыларны хәтта республиканың әйдәп баручы клублары сатып ала. Ләкин бездә проблема бар.

- Сезне нәрсә борчый, әйтегез. Безнең бурыч – сезнең проблемаларны хәл итү. Шунда ук булмаса да, ләкин алар хәл ителә.

- Инде ничә елдан бирле спортчыларны башка районнарга һәм Казанга ярышларга җибәрү өчен район автобус сатып ала алмый. Безгә аудсорсинг тәкъдим итәләр, ләкин бу бик чыгымлы, исәпләүләр күрсәткәнчә, автобуска ия булу бер тапкыр барган өчен автопаркларга түләүгә караганда отышлырак. Өстәвенә безнең районда андый парк юк.

Шулай ук район планнарында – «Акчарлак» спорт комплексын ремонтлауны дәвам итү, депутат анда да булды һәм авыл җирлегендә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен бәяләде.

- Быел республика ярдәме белән спорт комплексының түбәсе ремонтланды, киләсе елга бинаның эчке ягын ремонтлауга акча бирелер дип өметләнәбез, - дип хәбәр итте Наил Вазыйхов.

Комплекс буенча экскурсияне директор Розалия Мирзакантова уздырды, ул спорт корылмасына йөрү, хезмәт күрсәтү бәяләре, районда үстерелә торган спорт төрләре һәм спортчыларның нәтиҗәләре турында сөйләде.

Депутат ярны ныгыту эшләре белән танышты. Ул Южная Околица ТИҮ территориясеннән һәм паркыннан төзелә торган терәк диварның яр ягына авышканын ачык күрде. Төзелеш мәйданчыгы янында муниципаль җирдә кунакханә комплексының канализация коелары законсыз урнаштырылган.

Аннары Максим Топилин йорт хуҗасы янында булды, ул кеше депутаттан ярдәм сорады. Июнь аенда кунакханә комплексы хуҗалары үз территорияләрендә беркем белән дә килештермичә, җир эшләре башкарганнар, бу аның җире өчен куркыныч тудырган. Депутат йорт хуҗасы белән сөйләште һәм җир ишелү куркынычын бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев