Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район юлларында

Районның төп трассалары арасындагы кисешкән юл участогын ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә.

Бүгенге көндә Яңа Сала һәм Шәпкә авылларына илтүче юлның өчтән ике өлешенә яңа асфальт җәелгән.

– Участокның озынлыгы – 12 километр, шуның 7 километры ремонтланды, билгеләнгән срокларда без бу участокта эшне төгәлләячәкбез, - дип хәбәр итте газетага юл хезмәте идарәсе җитәкчесенең урынбасары Илнар Дәүләтшин. - Бу күчмә объект, киләсе елда Кама Тамагы-Апас трассасыннан Яңа Сала борылышына кадәрге участокны ремонтларга планлаштырабыз.

“Эшчеләрнең бер өлеше икенче участокка күчте. Быел Архангель Келәре авылында 475 погонлы метр озынлыкта яңа юл салыначак, - диде идарә җитәкчесе Рамил Ганьятуллин. – Бу участокта ком һәм вак таш түшәләчәк, аннары юл өслеген тыгызлау эше башкарылачак. Бу юлны тигезләү һәм аның буйлап елның теләсә кайсы фасылында узу мөмкинлеге бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев