Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгының Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Республика Конституциясе тарихи үзгәреш чорында кабул ителгән һәм ул күп милләтле Татарстан халкының тынычлыкка, тигезлеккә, социаль гаделлеккә, рухи-әхлакый яңарышка, нәтиҗәле үсешкә һәм иминлеккә омтылышын чагылдыра.

Республиканың төп законы дәүләт идарәсе республика структураларын һәм гражданлык җәмгыяте институтларын, җирле үзидарә системасын формалаштыру, икътисади һәм социаль сәясәт уздыру өчен нык сәяси-хокукый база булдырган. 

Татарстан Республикасы шактый зур уңышларга иреште һәм аның алга таба үсеше хәзерге вакытта һәркайсыбызга,  башкарган хезмәтебезгә һәм законнарны үтәвебезгә бәйле.  Каматамагылылар хезмәтенең Конституция нормаларын һәм принципларын тагын да күбрәк гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәгенә, тормыш сыйфатын яхшырту һәм район икътисадын үстерү өчен уңай шартлар булдырачагына ышанам. Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, тотрыклылык һәм иминлек телим.                           

Кама Тамагы МР башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев