Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгының Яңа ел һәм Раштуа белән котлавы

Кадерле Кама Тамагы халкы! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Яңа ел һәм Раштуа – иң күркәм һәм яраткан бәйрәмнәр, алар кешеләрне берләштерә, туганнарны һәм якыннарны гаилә учагы янына җыя, уңай үзгәрешләргә, уңышка ышаныч һәм яхшылыкка өмет бүләк итә торган могҗиза һәм мәхәббәт тантанасын, гармониягә омтылуны үз эченә ала.

Бусагада – Яңа 2023 ел, бу вакытта без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Узып баручы ел җиңел булмады, әмма икътисад өлкәсендәге күп кенә уңай үзгәрешләр нәкъ менә аңа бәйле.

Кадерле дуслар! Район ирешкән барлык казанышлар – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Районның социаль-икътисади үсешенә хәлдән килгәнчә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бергә булганда, без ышанычлы рәвештә алга барабыз, сынауларга каршы торабыз, иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итә алабыз.

Киләсе ел тыныч һәм яхшы булсын, һәр гаиләгә җылылык, муллык, сәламәтлек һәм иминлек китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт телим.

Якынлашып килүче Яңа 2023 ел һәм Раштуа бәйрәме белән!

Кама Тамагы муниципаль

районы башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев