Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт тәрбиячеләргә

Узган җомгада "Салават күпере" балалар бакчасының түгәрәк датасы уңаеннан бәйрәм тантанасы булды.

Аның 75 еллык тарихы бар. Район мәдәният йортына алар ветераннарын, әти-әниләрне һәм, әлбәттә, балаларны җыйганнар. Матур бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Илшат Гомәров килгән. Ул үзенең хезмәтен, бөтен тормышын балаларга багышлаган, хәзер лаеклы ялда булган педагог ветераннарга иң җылы сүзләрен җиткерде, чөнки аларның күзләрендә әле дә балаларны ярату, аларны сагыну хисләре чагыла. Илшат Мәхмүт улы балалар бакчасы коллективына энергия һәм көч, сабырлык, әти-әниләр белән уртак тел табуларын теләде. Аннан соң ул хезмәт алдынгыларына мактау кәгазьләре тапшырды. Бәйрәмнең матур бизәге булып экраннан бакчаның тарихи мизгелләрен чагылдырган слайдлар күрсәтү булгандыр, мөгаен. Аларны караганда залда утырган һәркем үзенә таныш йөзне эзләде яисә балачак хатирәсенә чумды.
Бәйрәм сәхнәсе түрендә, әлбәттә, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар булды. Алар биеде, җырлады, үзләренең сөйкемле булуы белән залда утыручыларны куандырды.
Тарихка тагын бер эз булып әлеге бәйрәм кичәсе истәлекләре калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев