Путин Рәстәм Миңнехановны сайлауларга кадәр Татарстан башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләде
Чәршәмбе, 25 мартта Рөстәм Миңнехановның Президентлык вакыты чыга. Владимир Путин аны сентябрьдә үткәреләчәк сайлауларга кадәр республика башлыгы вазыйфаларын башкаруын үтенде. Бүген Владимир Путин Кремельдә Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 25 мартта Миңнехановның республика Президенты вәкаләтләре төгәлләнгәнлектән, Путин аны агымдагы елның сентябрендә үткәреләчәк сайлауларга кадәр республика җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләде,-дип хәбәр...
Чәршәмбе, 25 мартта Рөстәм Миңнехановның Президентлык вакыты чыга. Владимир Путин аны сентябрьдә үткәреләчәк сайлауларга кадәр республика башлыгы вазыйфаларын башкаруын үтенде.
Бүген Владимир Путин Кремельдә Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 25 мартта Миңнехановның республика Президенты вәкаләтләре төгәлләнгәнлектән, Путин аны агымдагы елның сентябрендә үткәреләчәк сайлауларга кадәр республика җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләде,-дип хәбәр итә Россия Президентының рәсми сайты. ТР Президенты статусы һәм вәкаләтләре турында тулырак ТР Президентының рәсми сайтында укый аласыз.
Чыганак: http://prokazan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев