Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пушкин картасы: илебез турында без нәрсәләр беләбез

Кече Салтык мәдәният хезмәткәрләре яшьләрне мәдәнияткә җәлеп итү буенча дәүләт программасы – Пушкин картасы кысаларында танып белү уеннары үткәрә.

Кече Салтык мәдәният йорты мөдире Фәйрүзә Җиһаншина Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инде икенче тапкыр «Мин Россия турында нәрсә беләм» дигән тематик уен үткәрде. Танып белү чарасында катнашучыларга Россия халыкларының тарихы, географиясе һәм мәдәнияте буенча үз белемнәрен сынап карау мөмкинлеге бирелде.

- Без балалар белән өстәл уены уйнадык, анда балалар, кубик ыргытып, сорау номерын үзләре сайладылар, - дип уртаклашты газета белән Фәйрүзә Әнвәр кызы. - Әгәр дә кемдер үзенә туры килгән сорауга җавап бирә алмаса, калганнар аңа дустанә рәвештә булышты. Һәр катнашучы уенда бик теләп катнашты, уен онытылмаслык уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Шунысы мөһим: укытучылар безнең гамәлләребезне хуплый һәм шуңа күрә биредә укучылар өчен генә түгел, безнең өчен – балалаларның иҗади потенциалын үстерүдә ярдәм итүчеләр өчен дә искиткеч кунакчыл атмосфера хөкем сөрә. Һәм без, әлбәттә, үсеп килүче буын файдасына шундый нәтиҗәле хезмәттәшлеккә бик шат һәм рәхмәтле…

Күргәнебезчә, мәдәният хезмәткәрләре яшь буынны сәнгатькә җәлеп итү миссиясенә иҗади карашта –  укучыларны кызыклы идеяләрне тормышка ашырырга рухландырып, «Пушкин картасы» программасының бурычларын тормышка ашыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев