Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Психология атнасы

26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр кадет мәктәбендә психология атнасы үткәрелде. Атна гадәти булмады. Дүшәмбе «Тормышта кара полосалар булмасын!» беренче кат фойесында «Психологик бушану коймасы» презентациясе булды (стенага койма рәсеме ясалган ватман эленгән иде). Һәркем анда үзе теләгән рәсемен ясар, дип күздә тотылды. Тәнәфесләрдә кадетлар актлар залына җыелды, музыка яңгырады, уеннар...

26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр кадет мәктәбендә психология атнасы үткәрелде.
Атна гадәти булмады. Дүшәмбе «Тормышта кара полосалар булмасын!» беренче кат фойесында «Психологик бушану коймасы» презентациясе булды (стенага койма рәсеме ясалган ватман эленгән иде). Һәркем анда үзе теләгән рәсемен ясар, дип күздә тотылды. Тәнәфесләрдә кадетлар актлар залына җыелды, музыка яңгырады, уеннар һәм тренинглар үткәрелде. Укучылар бер биремне барысы бергә эшләргә өйрәнде. Барысы да уңышлы килеп чыкты дип булмый, иң мөһиме - оптимистик кәеф һәм янәшәдә булу, ярдәм итү, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары:укучылар өчен кызыклы фильм әзерләгән Ләйсән Кәримуллинага һәм мәктәпнең өлкән звеносы белән әңгәмә, уеннар үткәргән Зөлфия Исламгуловага рәхмәт. Атна «Бәхетле булу нинди рәхәт!» девизы астында төгәлләнде. Максатка ирешелде - кадетларга психология ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев