Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Прокуратура тикшерү үткәрде

Район прокуратурасы хезмәткәргә хезмәт хакын тотып калу фактын тикшерде. Тикшерү вакытында «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Айрат Нугаев боерыгы нигезендә ветеринария табибы-ортопед Илдар Вавиловның 2014 елынң 1 апреденнән 21 апрельгә кадәр эшләү чорында тулы күләмдәге 14183 сум хезмәт хакы тотылып кала. Җаваплыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрнең хезмәт хакын тотып калу...

Район прокуратурасы хезмәткәргә хезмәт хакын тотып калу фактын тикшерде.

Тикшерү вакытында «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Айрат Нугаев боерыгы нигезендә ветеринария табибы-ортопед Илдар Вавиловның 2014 елынң 1 апреденнән 21 апрельгә кадәр эшләү чорында тулы күләмдәге 14183 сум хезмәт хакы тотылып кала. Җаваплыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрнең хезмәт хакын тотып калу күләме чигене арттырган. Аны 209 баш сыер тоягын дөрес кисмәү нәтиҗәсендә тотып калганнар, югыйсә, эш бирүче тарафыннан хезмәткәрнең гаебе расланмаган. Әле җитмәсә хезмәт хакы хезмәткәрнең аңлатмасын булмыйча тотып калынган. Нәтиҗәдә РФ Хезмәт кодесының 137, 138, 239, 247, 248 маддәләре таләпләре бозылган. Тикшерүнәтиҗәләре буенча район прокуратурасы югарыда телгә алынган боерыкка протест чыгара, ул авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры вазыйфаларын башкаручы Дамир Сафинга җибәрелде. Моннан тыш, район прокуратурасы әлеге җәмгыятьтән хезмәткәр файдасына хезмәт хакы түләттерү турындагы гаризаны судка җибәрде. Хәзерге вакытта прокурор тикшерүе акты тикшерелде һәм тулысынча канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев