Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Прокуратур көне уңаеннан

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең һөнәр - хокук саклау органнары системасында аеруча мөһим органнарның берсе. Гражданнар хокукларын һәм иреген саклауга күзәтчелекне оештыруда, кешеләрнең законга ышанычы, хокук культурасын һәм закон таләпләрен үтәүне формалаштыруда күбесе сезнең һөнәрилеккә бәйле. Кешеләр язмышына кагылучы мәсьәләләрне хәл иткәндә сезгә...

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең һөнәр - хокук саклау органнары системасында аеруча мөһим органнарның берсе. Гражданнар хокукларын һәм иреген саклауга күзәтчелекне оештыруда, кешеләрнең законга ышанычы, хокук культурасын һәм закон таләпләрен үтәүне формалаштыруда күбесе сезнең һөнәрилеккә бәйле. Кешеләр язмышына кагылучы мәсьәләләрне хәл иткәндә сезгә таләпчәнлек һәм игътибарлылык, гаделлек һәм гуманлылыкны тәңгәлләштерергә туры килә. Сезнең эшчәнлек хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Килөчәктә дә дәүләт һәм районыбызның һәр кешесенең мәнфәгатьләрен яклап, үз хезмәт бурычыгызны намус белән башкарырсыз, дип ышаным. Сезгә киләчәктә дә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Закон сагында торучылар исеме сезгә көч, энергия һәм катлаулы һөнәри бурычларны хәл иткәндә күңел күтәренкелеге бирсен!

А.Р. Малюков, Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев