Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Проблемалар турында сөйләшергә кирәк

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан район умартачылары киңәшмәсе оештырылды.

Анда район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары катнашты.

Киңәшмәдә бал кортларының пестицидлардан һәм агрохимикатлардан үлүен һәм бал кортлары авыруларын кисәтү буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды.

Илнур Гыйниятов, киңәшмәне ачып, үз чыгышында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, җирле үзидарә органнарының һәм умартачыларның көйле эшенең районда умартачылыкны уңышлы үстерүнең нигезе булып торуын билгеләп үтте.

Чәчүлек мәйданнары структуралары турында «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ һәм «Олы Кариле» ҖЧҖ агрономнары Азат Сафин һәм Мансур Шәйхетдинов сөйләделәр.

Район ветеринария җәмгыяте җитәкчесе Руслан Шакиров умартачыларга умарталарны паспортлаштыру кирәклеге турында искәртте. 

– Кызганыч, нибары бер генә умартачы умарталык паспортының гамәлдә булуын озайтты, шул ук вакытта зыянны каплау өчен бу умартачыларның үзләренә кирәк, - дип билгеләп үтте Руслан Шакиров.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Җәләлов һәм ТР буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Айвар Дәүләтшин чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар энтомофиль үсемлекләрне эшкәрткәндә куркынычлыкның 1 һәм 2 класслы препаратларын куллануны чикләү, аларны куркынычлыкның 3 класслы препаратлары, шул исәптән биологик препаратлар белән алыштыру; умартачыларны авыл хуҗалыгы үсемлекләрен эшкәртү турында вакытында хәбәр итү мәсьәләләрен күтәрделәр; пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда закон таләпләрен үтәү; һәр умартачылыкның ветеринария-санитар паспортларын булдыру; умартачылык продукциясен һәм патологик материалны анализга тапшыру; дәүләт теркәве үткән дару препаратлары белән бал кортларын вакытында дәвалау; бал кортлары күпләп үлгәндә умартачылыкны тикшерүләр буенча комиссия төзү; торак пунктлар чикләреннән алып составында бал булган үсемлекләрдән торган саклагыч полосалар булдыру; умартачыларны, агрономнарны һәм механизаторларны энтомофиль үсемлекләрне эшкәртүнең алдынгы технологияләренә өйрәтү.

– Умартачылар киңәшмәсенә килгән кешеләргә рәхмәт, - диде район умартачылар җәмгыяте активистларының берсе Сәет Мөхәммәдуллин. - Әлбәттә, киңәшмәләрдә күбрәк умартачыларны күрәсе килә, чөнки проблемалар һәркемгә дә кагыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашу яхшы дәрәҗәдә, узган елгыдан яхшырак узды. Көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштык, белгечләр чыгыш ясады. Без республиканың авыл хуҗалыгы тармагы буларак умартачылыкны саклауга максат куйганы турында ишеттек. Шуңа күрә 2025 елдан башлап барьер зоналары барлыкка киләчәк. Барыбызга да үз проблемаларыбыз турында сөйләү, кабул ителгән карарлар гамәлгә керсен өчен, сүзсез калмау мөһим.

Киңәшмә ахырында район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов барлык умартачыларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев