Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент кабул итте

27 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова Татарстан Республикасында яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итте, анда Олы Кариледән Галимҗановлар гаиләсе дә катнашты. Иң элек республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 54 гаилә "Казан" гаилә үзәге никахлашу сараенда булдылар. - Без әлеге матур бинаны карадык. Безне котладылар, бүләкләр...

27 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова Татарстан Республикасында яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итте, анда Олы Кариледән Галимҗановлар гаиләсе дә катнашты.

Иң элек республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 54 гаилә "Казан" гаилә үзәге никахлашу сараенда булдылар. - Без әлеге матур бинаны карадык. Безне котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күккә күгәрченнәр җибәрү вакыты аеруча күңелгә кереп калды. Аннан соң безне Кремльдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Үз адресыбызга матур сүзләр ишеттек, Татарстан сәнгать осталары концертын карадык. Шушы онытылмас чара өчен Президентка, барлык оештыручыларга һәм район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. 26 августта Кама Тамагы урта мәктәбендә җирлекләрдән килгән үрнәк гаиләләрне МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев кабул итте. Бу көнне безгә бүләкләр тапшырдылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар безгә ял минутлары бүләк итте. Казанга без МР башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова җитәкчелегендә бардык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев