Предприятиедә ярты гасыр хезмәт куйган
Татарстан Республикасының төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткән өчен «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖның өлкән машина йөртүче-экспедиторы Владимир Ермаков «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Без Владимир Сергеевич белән сөйләшү һәм хезмәтенең югары бәяләнүе белән котлау өчен Ермаковлар гаиләсендә кунакта булып кайттык.
Ул 50 елга якын бер урында эшли, бөтен хезмәт гомерен туган поселогына һәм предприятиесенә багышлаган. Унҗиде яшьтә мәктәпне тәмамлаганнан соң ук, 1974 елда эш машинасы руле артына утырган. Унҗиде ел шахтада эшләгән, аннары предприятиенең автотранспорт цехына күчкән, ә соңгы берничә елда машина йөртүче-экспедитор булып эшләгән.
Владимир Ермаков – гаилә династиясен дәвам итүче, әти-әнисе дә гомер буе Тенештә гипс руднигында хезмәт куйганнар. Әнисе Антонина Ивановна – бухгалтер, әтисе Сергей Степанович склад мөдире булып эшләгән.
Бер урында эшләп, зур стажга ия булу хәзер бик сирәк күренеш, Владимир Сергеевич 49 ел автомобиль руле артында хезмәт куйган: «Мин балачактан ук машина йөртүче булырга хыялландым, - ди ул. – Үз эшемне һәрвакыт яратып башкардым, туган поселогымны яратам, беркайчан да каядыр китәргә омтылмадым. Кайда туган, шунда кирәк булган дип әйтергә була».
Владимир Сергеевич күптән түгел генә лаеклы ялга чыккан. «Пенсиягә мин, тау эшчесе буларак, иртә, 50 яшемдә үк чыктым, ләкин эшләвемне дәвам иттем, машинасыз бер көн дә яши алмадым, шуңа күрә тагын 16 ел баранка әйләндердем. Быел яшьләргә юл бирергә, йорт, гаилә белән шөгыльләнергә, вакытны үземә һәм якыннарыма багышларга кирәк дигән карарга килдем», - диде ул.
Шәхси йортта һәрвакыт эш күп була, гаиләнең бакчасы һәм зур булмаган хуҗалыгы бар, ә каникулларга шатлык китерүче һәм күңелсезләнергә ирек бирмәүче балалар һәм оныклар кунакка кайта.
Ермаковлар йорты төзек һәм караулы – тирәсендәге территория кебек үк, һәрнәрсәдә хуҗаның нык кулы сизелә, ә йорттагы уңайлылыкны һәм бакчадагы матурлыкны Владимир Сергеевичның хатыны Лидия Дмитриевна булдыра.
Лидия Дмитриевна 1982 елдан бирле, 40 елга якын, ире белән бер предприятиедә бухгалтер булып эшләгән. Ул үзе Киров өлкәсеннән, Тенешкә булачак иренең апасы янына кунакка кайткан булган, 1980 елда Владимир Сергеевич белән танышканнар, шул ук елны өйләнешкәннәр.
Алар ике кыз үстергән, инде дүрт оныклары бар, әби-бабай аларның казанышлары белән горурланалар һәм оныклары белән рәхәтләнеп вакыт үткәрәләр.
Олы кызлары Елена медицина көллиятен, аннары Казанда югары уку йортын тәмамлаган, хәзер Норильскида шәһәр хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать эшләре идарәсендә хезмәт куя.
Кече кызлары Марина да югары белем алган, хәзер Казанда полиция бүлегендә эшли һәм балалары белән әти-әнисе янына еш кайта.
Ирле-хатынлы Ермаковлар, кызларыннан тыш, Лидия Дмитриевнаның ятим калган туганын да үстергән. Андрей Ямбаев 14 яшендә Киров өлкәсеннән Тенешкә күчеп килгән. Бу аның киләчәк язмышын билгеләгән. Ермаковлар, предприятие ярдәме белән, Андрейга белем биргән. Ул Свердловск тау институтын тәмамлаган, хәзер Кама Тамагы гипс руднигында үз белгечлеге буенча эшли. Башта ваклау-аралау цехында мастер булып эшләгән, аннары тау цехына күчкән. Яшь белгеч рудникта һөнәри үсешнең барлык баскычларын үткән. Хәзер ул тау цехы җитәкчесе урынбасары, аерым яшәсә дә, якыннары янында еш була һәм кирәк булганда, аларга ярдәм итә. Владимир Сергеевич Андрейга аталарча мөнәсәбәттә һәм аңа булыша, ә Лидия Дмитриевна: «Мин үземне өч бала әнисе дип саныйм», - ди.
Владимир Сергеевич һәм Лидия Дмитриевна якыннары өчен үрнәк булып торалар. Балалары һәм оныклары аларны бик ярата һәм хезмәт сөючән әти-әниләре белән горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев