Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Предприятие хезмәт династияләре белән көчле

«Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Тенештә хезмәт династияләренә багышланган “Шәҗәрәне оныклар белән бергә өйрәнәбез” дип аталган чара булып узды.

Аның оештыручысы һәм идея рухландыручысы район ветераннар советы, аның рәисе Виталий Юманов булды, бу эшкә район архивы һәм җитәкчелеге ярдәм итте.

Залда җыелганнарның һәммәсен район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина сәламләде.

Тенеш поселогында буыннан-буынга күчү традициясе киң таралган. Еш кына балалар ата-аналары эшләгән предприятиегә эшкә киләләр. Моңа гипс руднигындагы тотрыклылык та, шахтерларга бирелә торган ташламалар да, предприятие хисабына белем алу мөмкинлеге дә йогынты ясый.

Чараны Тенеш мәктәбе педагоглары Анастасия Миннегалиева һәм Лилия Гайнуллина алып барды. Предприятиедә 12 таучылар династиясе хезмәт куя. Аларның бишесе чарада катнашты. Беренче булып сәхнәгә Хәсәновлар династиясе чакырылды. Бу гаиләнең инде дүртенче буыны предприятиедә эшли. Ә барысы да кайчандыр рудникка эшкә урнашкан дүрт бертуган – Галимҗан, Рафаил, Шакир һәм Наилдән башланган. Һәркайсы гаилә корган, предприятиегә балаларын алып килгәннәр, алар артыннан оныклары да килгән. Бу династияне Рамай Хәсәнов, аның хатыны һәм кызы тәкъдим итте, алар шулай ук таучылар.

Камәретдиновлар гаиләсе турында оныклары Азалия сөйләде, ул презентация әзерләгән, күп документларны өйрәнгән, фотосурәтләр җыйган. Бабаларының һәм әтиләренең эшен биредә Рәфкать һәм Равил дәвам итә.

Альберт Мөхәммәтшин, әтисе һәм агасы юлын сайлап, рудникка килгән. Рудник директоры тәкъдиме белән белем алган. Соңрак бирегә хатынын һәм улын да алып килгән. Хатыны озак вакытлар ире кул астында тау цехы мастеры булып эшләгән, шул ук вакытта аның эшенә карата ташламалы мөнәсәбәт булмаган. Таләпләр һәрчак югары, чөнки шахта эшкә җиңел караганны яратмый.

Галиевлар гаиләсенең өченче буынын уллары Сергей тәкъдим итте, ул әтисе һәм бабасы юлыннан китеп, тау белгечлеген сайлаган. Әтисе предприятиедә энергетик булып 30 елга якын эшләгән.

Агафоновлар гаиләсен ике туган тәкъдим итте. Аларның бабалары Николай Петрович гомеренең 54 елын рудникка багышлаган. Уллары һәм аларның балалары хезмәт династиясен дәвам иткәннәр. Баш инженер Сергей Агафонов гаиләсендә бабайдан алып оныкка кадәр гомуми стаж 144 елны тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: хезмәт династияләренең күп кенә вәкилләре тармакның атказанган хезмәткәрләре яки алар дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән.

Предприятиеләр һәм район халкы турында материал җыю буенча район архивы эше хакында аның җитәкчесе Ирина Бастрыгина сөйләде.

Шулай ук чарада җирлекләрдәге ветераннар советы рәисләре катнашты, семинар ахырында Виталий Юманов алар белән утырыш уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев