Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поселок башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Кама Тамагында чүп-чар өчен 56 контейнер мәйданчыгы урнаштырылган. Алар һәр микрорайонда адым саен.

Ләкин башка микрорайоннарда яшәүчеләрнең поселок үзәгендәге контейнер мәйданчыгы янына машина белән туктап, бирегә үзләренең чүпләрен ташлавын еш күрергә мөмкин.
Узган атнада мин моның шаһиты булдым.

– Әйтегез әле, сез кайсы урамда яшисез? – дип сорадым мин машина йөртүчедән.

– Комаров урамында.

– Ә нигә чүпне бирегә алып киләсез?

– Ник, ярамыймыни? Мин аны контейнерга ташлыйм бит.

Бу атнада махсус рәвештә Комаров урамында булдым һәм контейнер мәйданчыкларын карадым. 9 нчы йорт янындагы мәйданчык чиста, контейнерлар тулы түгел, унлап чүп капчыгы өчен урын җитәрлек. 13 нче йорт артындагы мәйданчык коймалап алынмаган, тирә-юньдә чүп-чар аунап ята, иске йорт җиһазларын чыгарып куйганнар, контейнерлар тулмаган. 
22-24 нче йортлар янында зур контейнер мәйданчыгы урнаштырылган, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакытында мәйданчыкка таба төзекләндерелгән юл салынган иде. 5 һәм 7 нче йортларның ишегалдында да контейнер мәйданчыгы бар. 

– Поселок советына микрорайонда яшәүчеләрдән беркемнең дә өстәмә контейнерлар урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткәне юк, - диде поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин. - Ә көнкүреш калдыкларын контейнерларга ташлау очраклары поселокның үзәк өлешендәге мәйданчыкларда еш күзәтелә. 

Күрәсең, үз микрорайонындагы мәйданчыкка кадәр бару һәркем өчен дә уңайлы түгел. Әмма бу хакта поселок җирлегенең башкарма комитетына хәбәр итәргә була һәм халык өчен уңайлы урында өстәмә контейнер урнаштырылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев