Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Пионерлы, комсомоллы гомер сагындыра»

Узган атнада муниципаль район башлыгы исеменнән аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов Көрәле авылында яшәүче Вәкил Сабировны 80 яшьлек юбилее белән котлап, аңа кыйммәтле бүләк тапшырды.

Әлеге буын кешеләренең хикәяләре күңелләрдә онытылмас булып саклана, чөнки язмыш тарафыннан алар өлешенә тигән сынаулар бер ни белән дә чагыштырып булмый. Вәкил абый Көрәледә яши. "Әтием 1941 елның августында сугышка, әнием шул елның ноябрендә окоп казырга китте. Без өч бала ничек көн күргәнне хәзер искә төшерәм дә: "Я Ходай, мондый тормышны бер кемгә дә күрсәтмә",-дим.
Вәкил абый укуын ташламаган, ике энесен дә караган, соңрак колхозда төрле эштә эшләгән: дуңгыз көтүе көткән, ат, үгез җигеп урман кискән, армиядә хезмәт иткән, механизатор таныклыгы алгач, трактор руле артына утырган. Озак еллар ферма мөдире булып эшләгәнен олы улы Дамир Сабиров (Варварино бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли) болай искә ала: "Әтигә булышам дип йөреп миңа да исәп алып барырга туры килә иде. Мин аның төгәл, җиренә җиткереп эшләвен бүген дә искә алам", дип үрнәк итеп сөйләде. «Хезмәт хакын "таякка" эшләгән халык акча бирә башлагач тагын да тырышып эшли башлады. Тик теләсә ни әйтегез, пионер-комсомоллы узган гомер якын миңа"-ди ул. - И, ул еллар...Сугыш кырында ятып калган әтине әни гомере буе көтте инде, җаным». Вәкил абый хәтирәләре ерак үткәнгә барып тоташа. Ул гомере буе намус белән хезмәт иткән, шуны хөкүмәт уңай бәяләп Ленин ордены белән бүләкләгән. Инде тормыш юлдашы Хәтимә апа белән 55 ел бергә гомер кичерәләр. Аларны бәйрәм белән тәбрикләргә Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин да килгән иде. Үзенең җылы теләкләрен район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева да җиткерде. 4 бала тәрбияләп үстергән Хәтимә апа белән Вәкил абый балалары белән горурланып туя алмыйлар, әнә Хәтимә апа киленен ничек олылап, яратып эндәшә: "Фәридә нигә утырмый, аны чакырыгыз". Әйе, һәръяктан үрнәк бу гаиләгә сокланып кайттык. Капка төпләрендә үк чәчәкләр пейзажы күзләрне иркәли, бар җирдә пөхтәлек хөкем сөрә. Бу тормышны ярату түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев