Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Пилигрим"га Кама Тамагыннан иң яхшылары барачак

Бүген иртән "Акчарлак" комплексы яныннан балалар һәм аларны озата баручылар "Пилигрим" су тамашасына юл алды. Түләүсез билетлар спортчыларга, волонтерларга, күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, инвалидларга бирелде. Алар арасында Екатерина Григорьева, Эмиль Матабаров, Диана Маслова, Милана Хәйретдинова,Диана Юманова, Диана Халикова, светлана Никаншина. Дүрт бала тәрбияләнүче Лысачкиннар гаиләсеннән уллары Руслан һәм Гыйззәтуллиннар гаиләсеннән Тимур,...

Бүген иртән "Акчарлак" комплексы яныннан балалар һәм аларны озата баручылар "Пилигрим" су тамашасына юл алды.

Түләүсез билетлар спортчыларга, волонтерларга, күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, инвалидларга бирелде. Алар арасында Екатерина Григорьева, Эмиль Матабаров, Диана Маслова, Милана Хәйретдинова,Диана Юманова, Диана Халикова, светлана Никаншина. Дүрт бала тәрбияләнүче Лысачкиннар гаиләсеннән уллары Руслан һәм Гыйззәтуллиннар гаиләсеннән Тимур, өч бала белән Ислам һәм Рузилә, дүрт бала тәрбияләнүче Мостафиннар уллары Илһар.

Озата баручы өлкәннәр арасында тамашага һөнәри тәрбиячеләр арасындагы конкурста җиңүче Светлана Хисмәтуллина, сыйныф җитәкчесе Эльвира Лизунина, волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Ләйсән Кәримуллина бар. Төркемна МР башкарма комитет җитәкчесе Елена Сороковнина җитәкли. Автобуска балаларны авыл җирлеге башлыклары үзләре озата килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев