Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия исәпләүдә яңа кагыйдәләр

2015 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминләү пенсиясенә аны алты ел һәм аннан күбрәк ел дәвамында түләгән гражданнары гына хокуклы булачак. Моңа кадәр минималь иминләү стажы озынлыгы биш ел иде. Аннан соң минималь пенсия билгеләү өчен кирәк булган стажка бер ел өстәлә барачак һәм ул 15 елга җитәргә тиеш. Пенсия...

2015 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминләү пенсиясенә аны алты ел һәм аннан күбрәк ел дәвамында түләгән гражданнары гына хокуклы булачак. Моңа кадәр минималь иминләү стажы озынлыгы биш ел иде. Аннан соң минималь пенсия билгеләү өчен кирәк булган стажка бер ел өстәлә барачак һәм ул 15 елга җитәргә тиеш. Пенсия күләме иминләү стажы өчен җыелган суммага бәйле булачак, аның бәясен ел саен ПФР билгелиячәк, ул пенсия исәпләү өчен мөрәҗәгать иткән кешенең яшенә дә бәйле булачак һәм ул никадәр соңрак мөрәҗәгать итсә, аның пенсиясе шул кадәр артыграк булачак. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан хезмәт пенсиясе алучылар пенсия исәпләүнең югарыда телгә алынган тәртибенә күчерелә. Бу вакытта яңа кагыйдә буенча билгеләнгән иминләү пенсиясе күләме алар өчен элек алына торган пенсия күләменнән ким булмаска тиеш. Бәяләр арту дәрәҗәсендә пенсияне индексацияләү механизмы да саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев