Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионерның актив тормыш позициясе

Бүген компьютер кирәкле нәрсә. Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түләргә, билетка заказ бирергә, балалар һәм оныклар белән скайп аша аралашырга мөмкин. Россия пенсионерлар союзының район бүлеге дүрт ел инде пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгына өйрәнүләрне оештыра. Бу вакыт эчендә 260 кеше өйрәнгән. Уңышлары да бар- күпләре республиканың төрле бәйгеләрендә...

Бүген компьютер кирәкле нәрсә. Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түләргә, билетка заказ бирергә, балалар һәм оныклар белән скайп аша аралашырга мөмкин.

Россия пенсионерлар союзының район бүлеге дүрт ел инде пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгына өйрәнүләрне оештыра. Бу вакыт эчендә 260 кеше өйрәнгән. Уңышлары да бар- күпләре республиканың төрле бәйгеләрендә җиңде. 2014-2015 уку елында өч төркемдә 45 кеше курслар узды. Быел аларның иң өлкәненә 84 яшь. Ул Затоннан Ирина Исхак кызы Бикмуллина. Быел курсларда дәүләт хезмәтләре порталы белән эшли белүгә аерым игътибар бирелде. Узган җомгада сертификатлар тапшырылды. Башта чарада катнашучылар "Минем кече Ватаным" слайдларын карады. Анда районыбыз фаунасы һәм флорасы туристлык маршрутлары күрсәтелде. Чара район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдиновның сәламләү сүзеннән башланды. Аннары ул сүзне МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лохановка бирде. Павел Николаевич пенсионерларны компьютер грамотасына өйрәтү идеясенең президентыбыз Рөстәм Миңнехановныкы булуын билгеләп үтте. Шунысы мөһим- әлеге чараны дәүләт финанслый. "Сезгә актив тормыш позициясендә булуыгыз өчен рәхмәт,-диде ул. -Сез уңышларыгыз һәм гамәлләрегез белән яшьләргә яхшы үрнәк күрсәтәсез. Бай тормыш тәҗрибәгез безгә районның көндәлек мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәр дип ышанып калам". Укытучылар исеменнән Алия Ибәтуллина чыгыш ясап әлеге төркем белән эшләве кызык булуын билгеләп үтте. Пенсионерлар үзләре дә чыгыш ясады, район җитәкчелегенә һәм пенсионерлар союзының район бүлекчәсе рәисенә өлкән буынга карата игътибарлы булулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте. Пенсионерлар союзының район бүлеге рәисе Фәүзия Иванова үзенең чыгышында район җитәкчелеген алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүенә өмет белдерде. Аларның киләчәктә планнары күп. Форсаттан файдаланып, пенсионерлар да, аларның җитәкчеләре дә аларга яңа, уңайлырак бина бирү мәсьәләсендә ярдәм итүләрен үтенде. Фәүзия Хәбибулла кызы парклар һәм скверлар елында район башлыгы призына йорт янында иң яхшы участокка конкурс игълан итүен җиткерде. Павел Лоханов җавап йөзеннән аларга һәрвакыт көчләреннән килгәнчә ярдәм итәчәкләренә ышандырды. Илмир Гыйлметдинов "Пенсионерның йорт яны участогы" конкурсында җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр, шулай ук союзның иң актив әгъзаларына рәхмәт хатлары тапшырды. Чараның иганәчесе- "Россельхозбанк" директоры Елена Колчина пенсионерлар өчен ташламалы кредитлар турында белешмәләр таратты. Чара дустанә шартларда чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев