Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионерларның юл акчасы үзгәрә

"Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында"гы ТР Законына кертелгән үзгәрешләр буенча хезмәт ветераннарына 2016 елның 1 гыйнварыннан ташламалар тәкъдим ителә. Ул пенсионерларның уртача айлык керем күләме белән бәйле. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина аңлатма бирә: - Бу үзгәрешләр пенсионерларга юл йөрү өчен акчалата айлык түләүне күздә тота....

"Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында"гы ТР Законына кертелгән үзгәрешләр буенча хезмәт ветераннарына 2016 елның 1 гыйнварыннан ташламалар тәкъдим ителә. Ул пенсионерларның уртача айлык керем күләме белән бәйле.


Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина аңлатма бирә:
- Бу үзгәрешләр пенсионерларга юл йөрү өчен акчалата айлык түләүне күздә тота.
- 427 сум - уртача айлык керем 20 мең сумнан аз булганда түләнә;
- 280 сум - уртача айлык керем 20 мең сумнан күбрәк булганда түләнә.
2016 елның 1 гыйнварыннан айлык бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе - 427 сум, бердәм айлык балалар социаль юл йөрү билетының бәясе 258 сум тәшкил итә, бу социаль яклау чараларына хокуклары булган гражданнар өчен билгеләнгән юл йөрү билеты бәясенә караганда күпкә аз. Шуның өстенә, керем күләме күпме булуга карамастан, бердәм айлык социаль юл йөрү билеты алу хокукы барлык пенсионерларда да саклана.
Әлеге шартлар социаль ярдәм чараларыннан инде файдаланучы хезмәт ветераннарына карата кулланылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев