Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионерларның V Республиканская Спартакиадасы

28 апрельдә "АКчарлак" спорт комплексында пенсионерларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V комплекслы республика спартакиадасының беренче сайлап алу этабы үткәрелде. Ярышлар Пенсия фонды, Россия пенсионерлар союзының җирле иҗтимагый ошемасы һәм ДЮСШ тренерлары канаты астында үткәрелде. Сайлап алу ярышлары спортның биш төре буенча: йөзү, өстәл теннисы, кыска арага йөгерү,...

28 апрельдә "АКчарлак" спорт комплексында пенсионерларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V комплекслы республика спартакиадасының беренче сайлап алу этабы үткәрелде.

Ярышлар Пенсия фонды, Россия пенсионерлар союзының җирле иҗтимагый ошемасы һәм ДЮСШ тренерлары канаты астында үткәрелде. Сайлап алу ярышлары спортның биш төре буенча: йөзү, өстәл теннисы, кыска арага йөгерү, пневматик винтовкадан ату, шахмат буенча үткәрелде. Ярышларда районның 35 пенсионеры катнашты. Әмма иң күбесе Кама Тамагы, Куйбышев затон һәм Тенеш поселогыннан иде. Беренче урынны алган спортчылар Казанда республика спартакиадасында район данын яклаячак. ИРләр арасында 50 метрга В. Сороковнин, хатын-кызлар арасында Н. Нургалиева, 400 метрга йөгерүдә А. захаров, хатын-кызлардан Н. Молчанская, атуда А. пчелин, Т. Сороковнина, өстәл теннисында А. Зюрнина, шахматта А. Колмөхәммәтов, А. Зюрнина беренче урынны алды. Аларга уңышлар һәм яңа казанышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев