Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Патриотик сәгать

Әфган сугышы... без аның турында күп тә, аз дә беләбез. Ул тарихка кереп калды һәм юк кына ун ел эчендә меңнәрчә сугышчы-интернационалистлар гомерен өзде. Әлеге сугыш үз артыннан цинклы табутлар, гарип-горабалар китереп, күп кенә гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде. Әфганстандагы сугыш - ул анда катнашучылар өчен йөрәк ярасы. Калганнар өчен ерактагы,...

Әфган сугышы... без аның турында күп тә, аз дә беләбез. Ул тарихка кереп калды һәм юк кына ун ел эчендә меңнәрчә сугышчы-интернационалистлар гомерен өзде. Әлеге сугыш үз артыннан цинклы табутлар, гарип-горабалар китереп, күп кенә гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде.

Әфганстандагы сугыш - ул анда катнашучылар өчен йөрәк ярасы. Калганнар өчен ерактагы, чит, аңлаешсыз сугыш булып калды. 25 декабрьдә совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә 35 ел булды. Әлеге көн шыксыз, матәмле, истәлекле дата. Ул әфган сугышында катнашкан 620 меңнән артык совет кешесе язмышында борылыш ясаган дата.

Кичә Затон поселок кктапханәсе һәм Столяров ис. ДК хезмәткәрләре Затон урта мәктәбе укучылары өчен әфган сугышына багышланган патриотик сәгать оештырдылар. Әлеге чарага карата әфган сугышы вакыйгаларын яктырткан китап һәм газета-журналлардан өземтәләр күргәзмәсе оештырылган иде, укучылар шулай ук Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан каматамагылыларга багышланган "Әфганстан һәрвакыт безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән җыентык белән танышты. Чарада укучыларга әлеге сугышта катнашкан якташларыбыз батырлыгы турында сөйләделәр. Аннары әфган сугышы тарихы турында фильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев