Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озын кыштан соң кырлар җанлана

21 апрельдә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖның беренче чәчү комплексы Олы Карамал авыл җирлеге басуларына чыкты.

22 апрельдә 472 гектар кырга борчак чәчтеләр. Биредә ике чәчү комплексы эшләде. Сергей Редьков һәм Адель Гафаров идарәсендәге беренчесе, 12 метр киңлектәге полоса чәчеп, сөзәклектән күтәрелде. Икенчесе юл буенда запас частьләр көтеп тора иде. Кечкенә генә төзексезлек Александр Федьков белән Владислав Бергановның эшен вакытлыча туктатты.
Владислав Рус Бортасыннан, кадет мәктәбен тәмамлаганнан соң, Апас авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга кергән, анда ул авыл хуҗалыгы механизаторы белгечлеге үзләштерә.

– Көллияттә заманча техникада эшләргә өйрәнәбез, - ди Владислав. - Безнең карамакта «МТЗ-82», “Фенд” тракторлары, «CLAAS Mega 360» комбайны. Көллияттә уку ошый, башка шәһәр яки районнардан килгән студентлар өчен атнага ике тапкыр автобус йөри. Ләкин хәзер мин бер сезонга «Август» ҖЧҖга эшкә урнаштым. Көз көне укуымны дәвам итәчәкмен.
Александр Федьков авыл хуҗалыгында яңа кеше түгел. Ул «Татагролизинг» АҖда эшләгән, аннары РБФ ЯАҖ механика цехына күчкән, анда технологик җайланмаларны ремонтлау белән шөгыльләнә. Һәм инде өченче ел «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда эшли һәм моңа үкенми. 

– Мин абыемны да бирегә чакырдым. Ул запастагы офицер, күптән түгел туган авылыбыз Сөйкигә күченеп кайтты. Эшсез ятарга теләмәде, авыл хуҗалыгы техникасында эшләргә өйрәнде дә предприятиегә эшкә урнашты.

Сергей Редьков берничә ел Осландагы кичүдә эшләгән. Һәм инде өченче ел авыл хуҗалыгында хезмәт куя.

– Районда эшләү күпкә яхшырак. «Август»та мин мобиль төркемдә эшли башладым – басуларда һәм мастерскойлардагы тәртипне күзәттем. Быел тракторга күчтем. Заманында Тәмтедәге СПТУны тәмамладым, механизатор һөнәре алдым, шул белемнәрнең кирәге чыкты. Әлбәттә, тракторда яхшырак. Алдыңа бурыч куелган һәм син аны үтәргә тиеш, барысы да төгәл һәм ачык.

Ике ел элек «Олы Кариле» ҖЧҖдагы тәҗрибәле механизатор-ларның берсе Тәлгать Баһаутдинов авыл хуҗалыгында яшьләр юк дәрәҗәсендә, дип зарланган иде. «Без пенсиягә чыккач, кем алмашка килер», - дип борчылуын белдергән иде ул. Бүген исә Апас авыл хуҗалыгы көллиятендә безнең районнан гына да икмәк үстерергә теләүче 30 дан артык егет укый.

Адель Гафаров – авыл хуҗалыгы предприятиесен- дәге яшь механизаторларның берсе, бу шулай ук яшьләр тарафыннан әлеге эшкә кызыксыну артуны күрсәтә. Мәктәптән соң ул Казан авиация көллиятен тәмамлаган, аннары армиядә хезмәт иткән,  кайткач, Апас көллиятендә белгечлек алган һәм «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖга эшкә урнашкан.

– Мин үзем Кирельскийдан һәм үз районымдагы яхшы эш шәһәрдәгегә караганда күпкә яхшырак, уңайлырак һәм отышлырак дип саныйм.

Тракторлар янында минераль ашламалар һәм чәчү материаллары төялгән өч “КамАЗ” тора иде. Шәхси йөк машинасы булган шоферлар еш кына үз транспортларында сезон дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Тәмтедән Владимир Анохин һәм Апастан Марат Нигъмәтуллин «Август»та беренче сезон гына түгел, алар эштән дә, хезмәт хакыннан да канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев