Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озын толымлылар ярышты

Мәктәптә үткәрелә торган дәрестән тыш чаралар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Моңа кичәләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк эшләре керә. Алар әхлакый һәм тәрбияви яктан уңай нәтиҗә бирә. Мәктәпнең актлар залында 5 һәм 6 сыйныфларының күркәм чәчле сылулары "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә катнашты. Ул дүрт бүлектән торды: "Таныш булыйк" бүлегендә кызлар...

Мәктәптә үткәрелә торган дәрестән тыш чаралар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Моңа кичәләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк эшләре керә. Алар әхлакый һәм тәрбияви яктан уңай нәтиҗә бирә.

Мәктәпнең актлар залында 5 һәм 6 сыйныфларының күркәм чәчле сылулары "Ягез әле, кызлар!" бәйгесендә катнашты. Ул дүрт бүлектән торды: "Таныш булыйк" бүлегендә кызлар үзләре турында сөйләде, "Мәкаль башлыйм, син төгәллә..." дә күп белүләрен күрсәттеләр. "Минем яраткан шөгылем"дә алар турында бик күп белдек. Кызларның матурлыгы, затлылыгы толымына карап бәяләнә, ди халык. Татар мәктәбендә дә озын чәчле кызлар шактый, биш озын толымга бәйгедә катнашучылар оригиналь итеп чәчләрен үрделәр. Бәйге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 6 сыйныф укучысы Эльза Гарифуллина иң озын толым иясе булды. Катнашучы кызларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев