Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Отчет кампаниясе старт алды

Агымдагы елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФР идарәсе эш бирүчеләрдән мәҗбүри пенсия иминләвенә иминләү взнослары һәм 2014 елның 4 кварталы өчен һәр хезмәткәр турында персональләштерелгән исәп буенча отчетлар ала башлады. Персональле исәп мәгълүматлары пенсия хокукларын формалаштыру өчен иминләнгән кешеләрнең шәхси лицевой счетлары буенча куелачак. ПФР идарәсендә районның...

Агымдагы елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФР идарәсе эш бирүчеләрдән мәҗбүри пенсия иминләвенә иминләү взнослары һәм 2014 елның 4 кварталы өчен һәр хезмәткәр турында персональләштерелгән исәп буенча отчетлар ала башлады.

Персональле исәп мәгълүматлары пенсия хокукларын формалаштыру өчен иминләнгән кешеләрнең шәхси лицевой счетлары буенча куелачак. ПФР идарәсендә районның 600дән артык эш бирүчесеннән отчетлар көтелә. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып баручы эш бирүчеләрнең 100 проценты отчетларын Пенсия фонды органнарына эш урыннарыннан чыкмыйча электрон төрдә җибәрерләр дип көтелә. Отчетны электрон төрдә бирүче иминләнүчеләр аны агымдагы елның 20 февраленнән дә соңга калмыйча бирергә тиеш. Моннан тыш, 12 гыйнвардан 1 мартка кадәр крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына ПФР идарәсенә 2014 елда иминләү взнослары исәпләү һәм түләү турында отчет тапшырырга кирәк. Пенсия офнды идарәсе исегезгәтөшерә: отчетларны законда каралган срокларда квартал саен бирергә кирәк, икресенчә булган очракта, ПФР идарәсе финанс санкцияләре куланырга мәҗбүр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев