Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Осталар тәҗрибә уртаклаша

Антоновка авылындагы «Мастер и мастерица» гаилә остаханәсендә район яшьләре өчен чүлмәкчелек буенча бушлай мастер-класслар башланды.

Без проект авторы – Кама Тамагының «Форпост»  үзәге җитәкчесе Алинә Шакирова белән сөйләштек.

– Быел безнең «Форпост» үзәге Татарстанның яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсында җиңү яулады, - диде Алинә Шакирова. -ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Антоновка авылындагы «Мастер и мастерица» гаилә остаханәсендә район яшьләре өчен чүлмәкчелек буенча мастер-класслар башланды. Анда беренче булып Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары катнашты.

– Мастер-классларда кем катнаша ала?

–14-17 яшьлек район укучылары. Алар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп отрядлары активистлары; балигъ булмаганнар белән эшләү буенча полиция бүлекчәсендә исәптә торучы балалар, имин булмаган гаиләләрдә үсүче яшүсмерләр.

– Мастер-класслар ничек уза?

– Гүзәл Камалетдинова үз остаханәсендә чүлмәкче һөнәренә өйрәтеп, 1,5 сәгатьлек дәрес үткәрә. Анда 10 бала катнаша. Гүзәл Миңнемөхәммәтҗан кызы югары сәнгати-график белемгә ия. Ул Кирельский авыл мәдәният йортында, Рудник урта мәктәбендә, Красновидово һәм Антоновкада балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класслар үткәрә. Мастер-класс вакытында чүлмәкчелек өчен материаллар ясау технологиясе белән таныштыра. Экструдерда балчыкны ничек тыгызлыйлар, чүлмәк ясау җайланмасында ничек эшлиләр икәнен күрсәтә. Мастер-класста катнашучылар үз куллары белән чүлмәк ясыйлар һәм савытны чүлмәк ясау җайланмасында әйләндереп карыйлар. Аннары аны кыздыру өчен мичкә тыгалар һәм кулдан ясалган савыт әзер, аңа ризык яки эчемлек салырга була.

– Проектны алга таба ничек үстерү планлаштырыла?

– Гүзәл Камалетдинова әйтүенчә, чүлмәкчелек осталыгы буенча талантларын һәм актив кызыксынуларын күрсәткән балалар остаханәдә өйрәнүләрен дәвам итә алачак. Алар сатуга чыгарылачак әйберләр ясаячак һәм үз осталыклары ярдәмендә акча эшли алачак. Бәлки, киләчәктә һөнәрләрен чүлмәкчелек белән бәйләр.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Татарстан Яшьләр эше министрлыгы республиканың яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән грант конкурсына чираттагы заявка кампаниясен башлап җибәрде.

Гомуми бюджет 50 млн сум тәшкил итә. Безнең районда яшьләр өчен яңа проектларны тормышка ашыру буенча идеяләрегез булса, 8 (84377) 2 33 40 телефонына шалтыратыгыз яки яшьләр эше һәм спорт бүлегенә  мөрәҗәгать итегез: Кама Тамагы штп, «Акчарлак» спорт комплексы (Комаров урамы, 24 нче йорт), 3 нче кат, 1 нче кабинет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев