Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оста куллы Марсель

Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Матурлыкның чиге юк. Уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән- фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала. Аннан биюченең итәге бии-бии кыскара дигәндәй, беренче башкарган эшең үзең теләгәнчә үк барып чыкса, икенче өченчеләре һичшиксез тирә-юньдәгеләрне дә...

Матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Матурлыкның чиге юк. Уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Талантың, теләгең бар икән- фантазияңне рәхәтләнеп эшкә җик. Әлбәттә, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык сорала. Аннан биюченең итәге бии-бии кыскара дигәндәй, беренче башкарган эшең үзең теләгәнчә үк барып чыкса, икенче өченчеләре һичшиксез тирә-юньдәгеләрне дә хәйран калдырачак.

Район үзәгендә яшәүче оста кулларның берсе Марсель Мөбәриев гади машина шиныннан гаҗәеп матур сыннар-пар аккошлар, попугай, әкәм-төкәмнәр ясый. Аның бу мавыгуы белән кызыксынган соравыма ул түбәндәгечә җавап бирде. "Хәзер интернет заманы. Андагы үрнәкләрне карап үземнеж дә эшләп карау теләге туды,-ди ул. Материалы да кул астында. Эшемне гади әкәм-төкәм сыны ясаудан башладым, аннан катлаулыракларын. Аларны тормыш иптәшем Йолдыз эшли торган район үзәгендәге "Салават күпере"балалар бакчасына бүләк иттем (рәсемдә). Аннан эшләремне күреп, башкалар да сорый башлады. Хәзер эштән соң буш вакытта сораучылага дщ эшлим. Мәсәлән, бер аккош сыны ясау өчен сәгатьтән артык вакыт кирәк булса, попугай катлаулырак, берничә сәгать вакыт эшлим. Эш өчен материалларны туганнар, дуслар, таныш-белешләр, эшләтүчеләр үзләре дә бирә. Бу мавыгуларым миңа шатлык, канәгатьлек хисләре китерә". Матурлыкны өлкәннәр генә түгел, балалар да бәяли белә. "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче балалар Марсель абыйлары ясаган искиткеч сыннарны йөгерә-йөгерә күрсәтеп йөрделәр. Сүземне йомгаклап, Марсельнең бу мавыгулары дәвамлы булсын дип әйтәм. Үз эшен бәяләүчеләрнең, башкаларныж да үтенечен канәгатьләндереп, матурлык тудырып, матур итеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев