Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытылмас сәяхәт

Без, Кама-Тамагы районыннан 15 бала, 12 июльдән 26 июльгә кадәр Татьяна Владимировна һәм Наталья Александровна җитәкчелегендә Людвигслуст шәһәрендә (Германиядә) булдык. Безне якты йөз белән, бик җылы каршы алдылар. Ике атна эчендә без Людвигслуст шәһәре бургомистры белән таныштык, альпинизм белән шөгыльләндек, совет армиясе солдатларының каберләренә бардык, бик еш су коенырга йөрдек,...

Без, Кама-Тамагы районыннан 15 бала, 12 июльдән 26 июльгә кадәр Татьяна Владимировна һәм Наталья Александровна җитәкчелегендә Людвигслуст шәһәрендә (Германиядә) булдык.

Безне якты йөз белән, бик җылы каршы алдылар. Ике атна эчендә без Людвигслуст шәһәре бургомистры белән таныштык, альпинизм белән шөгыльләндек, совет армиясе солдатларының каберләренә бардык, бик еш су коенырга йөрдек, Германиянең башкаласы - Берлинда да булдык. Немец гаиләләрендә кунакта булу, аларның көндәлек тормышы белән танышу минем күңелгә кереп калган иң якты мизгелләрнең берсе булды. Мин үзем кунак булган гаиләдә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Алар бик тә кунакчыл, ярдәмчел һәм безгә карата игътибарлы булды. Соңгы көнне Людвигслуст һәм Кама-Тамагы районы балалары арасындагы егерме еллык дустанә мөнәсәбәтләр уңаеннан саубуллашу концерты үткәрелде. Концерт бик күңелле үтте. Бу ике атналык сәяхәт, күңелле мизгелләре белән минем мәңге хәтердә калыр! Зарипова Алинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев