Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Онытырга хакыбыз юк

Яраткан шагыйрем Илдар Юзеевның "Язылмаган поэма"сын укып күрсәткәч, укучылар миннән: "Апа, кем соң ул Хәйретдин Мөҗәй?" - дип сорадылар.

Мин аларга җавап бирергә ашыкмадым. "Әйдәгез, бергәләшеп җавап эзлик, чыннан да, кем икән соң ул безнең күбебезгә таныш булмаган Хәйретдин Мөҗәй", -дидем.

Мәктәп һәм авыл китапханәләрендә без аның турында бер генә материал да тапмадык. Билгеле инде, интернетка чыктык. Әлбәттә, материал бар интернетта, ләкин анда да күп түгел.

Х. Мөҗәйнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп, 7 сыйныф укучылары бу сорауга җавапны үзләре тапты. Алар шагыйрьгә багышлап, "Йөрәгендә - җыр, кулында - мылтык" дигән әдәби-музыкаль кичә әзерләде. Укучылар Хәйретдин Мөҗәйнең тетрәндергеч язмышы белән таныштырды, аның шигырьләрен укыдылар, Илдар Юзеевның аңа багышланган "Язылмаган поэма"сын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйләп күрсәттеләр. Кичә барыбызны да бик дулкынландырды.

Хәйретдин Мөҗәйнең кабере юк, ләкин аның исеме югалырга тиеш түгел. Башкортстанда туып үссә дә, ул - татар шагыйре, ул - безнең милләттәшебез. Без туган ил өчен корбан булган татар улларын хөрмәт белән искә алырга, онытмаска һәм исемнәрен мәңгеләштерергә тиешбез. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.

7 сыйныф укучылары әзерләгән "Йөрәгендә - җыр, кулында - мылтык" дигән әдәби-музыкаль кичә Дахау концлагерында фашистлар тарафыннан кремоторийда яндырылган татар шагыйре полковник Хәйретдин Мөҗәйнең якты истәлегенә багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев