Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олысы да,кечесе дә аны хөрмәт итә

Укытучы сезгә гел яхшылык тели, Гаебегез булса кичерә. Тугры булып калыгыз сез Укытучы дигән кешегә! 22 июль көнне безнең яраткан укытучыбыз- 40 ел гомерен мәктәптә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә биргән, РСФСР Югары Советы Президиумы грамотасы һәм күп кенә башка төрле грамоталар белән бүләкләнгән укытучы-методист, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф...

Укытучы сезгә гел яхшылык тели,

Гаебегез булса кичерә.

Тугры булып калыгыз сез

Укытучы дигән кешегә!

22 июль көнне безнең яраткан укытучыбыз- 40 ел гомерен мәктәптә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә биргән, РСФСР Югары Советы Президиумы грамотасы һәм күп кенә башка төрле грамоталар белән бүләкләнгән укытучы-методист, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССРның мәгариф отличнигы, Халык мәгарифе отличнигы Халикова Нәкыя апаның гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилей көне.

Тирән белемле, киң эрудицияле Нәкыя апа безгә рус теле һәм әдәбияты укытучысы гына түгел, ә чын тәрбиячебез дә булды. Аның һәрбер дәресе күп мәгълүмат туплаган, темага карата күп өстәмәләр белән уза иде. Һәрбер укучы аңламыйча алга китү юк, ә истә калдырырга тиешле яки кыенрак сүзләр атна буе тактада язылып торырга мөмкин (без аларны гомергә дә онытмабыз шикелле). Татар балаларына мәктәптән соң олы тормышка чыккач рус телен белү зур ярдәм итәчәген аңлап, ул безгә бар белгәнен бирергә тырышты. Саф йөрәкле, җылы карашлы, инсафлы, мөләем Нәкыя апа, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, безгә гел киңәшләр биреп килде, туган җиргә мәхәббәт, олыларга ихтирам-хөрмәт, үзара дуслык хисе тәрбияләде, Безнең мәктәпне тәмамлап, зур тормышка аяк басасыбызны күздә тотып, ул сәламәтлек, кеше арасында, гаиләдә үз - үзеңне тоту, җаваплылык һәм күп кенә башкалар турында аңлатып, сөйләп килде. Ул аларны үзе күргән, үзе кичергәннән генә алып түгел, ә бәлки китаплардан, газета-журналлардан укып, телевидение-радиодан, тәҗрибәле кешеләр сүзеннән чыгып сөйли иде. Бу да Нәкыя апаның укытучы буларак кына түгел, ә тәрбияче буларак та зур профессиональлеге турында сөйли. Аңлап барган, җитдигә алган һәрберебезгә дә бу киңәшләр, һичшиксез кирәк булды. Мәктәп баласы- мәктәп баласы инде, нинди генә «олы» булсак та, шаяру, "характер күрсәтү" дигән нәрсәләр булгалый, әмма Нәкыя апаның бер дә тавыш күтәреп ачуланганын ишеткәнебез булмады. Аның тыныч кына, әмма йөрәккә үтәрлек сүзләр белән аңлатуы теләсә нинди шелтәүдән үтемлерәк иде. Нәкыя апа безнең өчен үзе бер тарих - аның балачагы икенче Бөтендөнья сугышына туры килгән. Аның шул вакыттагы тормыш турындагы сөйләүләре, узган еллар һәм хәзерге илдә барган вакыйгалар, үзгәрешләр, сәясәт турындагы кузаллауларын аңлаешлырак итеп җиткерергә теләве безгә фикерләү сәләтен үстерүдә булышты, дөньяга карашыбызны формалаштыруда ярдәм итте. Ә Нәкыя апаның төрле милләт биюләре, җырлар өйрәтүе турында әйтеп тә торасы юк, ул чын артист иде. Әйе, тирән белемле, файдалы киңәшләр бирүче, укучылар өчен борчылып, янып яшәүче Нәкыя апа булганда мәктәпнең- икенче йортыбыз, ә укытучының икенче әни икәненә ышанасың. Ул хәзер дә, лаеклы ялда булуына карамастан, безнең белән гел кызыксынып, кайгыртып тора, үзем яшим, ял итим дими, үзенең тирә ягындагыларга, авылдашларга, күршеләргә үрнәк, туганнарына терәк булып, гыйлем, тәрбия, тормыш тәҗрибәсе биреп, янып-көеп яши. Мең рәхмәт аңа!

Укучыгыз Илсур Кәримуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев