Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Карамал: аталар һәм балалар мәңгелек темасы

Авыл мәдәният йортларында «Идел-Йорт» театр коллективлары бәйгесе дәвам итә.

Олы Карамал театр коллективы «Идел-Йорт» бәйгесенә Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча «Гафу итә алсаң әгәр» спектаклен тәкъдим итте.

Авыл мәдәният йорты мөдире Фирдәвес Әскәрова җитәкчелегендәге театр коллективы инде 16 ел эшләп килә, пьесалар авторы Гөлшат Мөхәммәтшина да шушы ук авылда яши,

аның пьесаларын олыкарамаллылар гына түгел, районның башка авылларындагы театр коллективлары да куя. «Гафу итә алсаң әгәр» – талантлы якташыбызның бишенче пьесасы. Бу театр сезонында тагын бер премьера булачак – Кече Карамалда да Гөлшат Тәлгать кызының әсәре буенча куелган спектакль күрсәтеләчәк.
Автор, башкаручы, тормышка битараф булмаган кеше 

– «Гафу итә алсаң әгәр» пьесасы – аңлашылмаучанлык, шәхси амбицияләр, хаталар һәм ялгышларны кабул итмәү нәтиҗәсендә кайвакыт катлаулы булган гаилә мөнәсәбәтләре турындагы әсәр, шул ук вакытта тамашачыларга, бернигә дә карамастан, бары тик гаилә, мәхәббәт һәм бер-берең турында кайгыртуның, гафу үтенә һәм кичерә белүнең төзәтеп булмас кебек тоелган фаҗигале язмыш борылышларын үзгәртергә ярдәм итүен җиткерергә теләдем, - диде Гөлшат Мөхәммәтшина үзенең яңа пьесасы турында. 

Мәңгелек тема – буыннар арасында үзара аңлашу эзләү бу юлы драма жанрында уйналды, һәм Гөлшат Мөхәммәтшина, ялгызы гына кызын үстергән һәм олы яшьтәге әнисен кайгыртуны үз өстенә алган хатын-кызны һәрвакыттагыча талантлы һәм бик ихлас итеп күрсәтте. Келәнчедә туып-үскән Гөлшат, Казан университетын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Олы Карамалга башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы булып кайта, тик укучылар саны аз булганлыктан, белем бирү учреждениесе ябылгач, балалар бакчасында эшли башлый. Аның карамагында хәзер 13 бала, әмма эше тыгыз булуга карамастан, ул иҗатка да, репетицияләргә дә вакыт таба…

– Ул тормышка битараф булмаган кеше, - диде жюри әгъзаларының берсе Татьяна Гращенкова. -  Гөлшат – белемле педагог, тәрбияче генә түгел, иҗади сәләтле кеше дә –  пьесалар яза, үзе дә искиткеч итеп спектакльләрдә уйный, шул ук вакытта тәҗрибәле чәчәк үстерүче дә, ул үстергән чәчәкләр – чын сәнгать әсәре…

Гөлшат Тәлгать кызы ике бала анасы (кызы Инзилә Кудашева район хакимиятендә эшли, улы Айрат – медицина көллияте студенты), инде оныклары да бар…

Эшлиләр дә, иҗат белән дә шөгыльләнергә өлгерәләр

Пьеса героеның әнисе Дамирә апаны Роза Сәфәрова уйнады, аның инде үсеп җиткән оныгы Даниягә җырлаган бишек җыры тамашачыларның күңеленә үтеп керде, бу вакытта күпләр үзләренең балачагын, кайгыртучан әбиләрен, аларның иркәләп йоклаткан җылы, назлы тавышын искә төшерде. Роза ханым Казан педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң 20 елга якын балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, ә ул ябылганнан соң җирле почта бүлекчәсенә җитәкчелек итә башлый.

Әнисе белән конфликтка керүе нәтиҗәсендә фаҗигага дучар булган Дания роле Гөлнара Хөснуллинага бирелгән, ул аны бик оста башкарды, тамашачы аның героена тулысынча ышанды. Гөлнара үз героеның җилбәзәклеген дә, кияве бай булганга, дус кызына көнләшүен дә табигый итеп җиткерде, шулай ук әнисеннән гафу үтенгән фаҗигале күренешләрнең берсен шулкадәр тирән хис белән уйнады – залда авыр тынлык урнашты, тамашачылар күз яшьләрен сөртте. Гөлнара Хөснуллина заманында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, хәзер «Август-Кама Тамагы» агрофирмасында эшли. Ул шулай ук ике бала әнисе һәм ел саен репетицияләрдә актив катнаша, якташларын матур рольләре белән сөендерә.

Тагын бер башкаручы – Әминә Зәйнуллина, ул Уразлы авыл җирлеге секретаре булып эшли, шуңа да карамастан, Дамирә апаның үзенә ярдәм кирәк булгач кына туган авылына кайткан кече кызын бик ышандырырлык итеп уйнады. Әминә, авыл мәктәбе ябылганчы, математика укытучысы булып эшләгән, күрше хатынын уйнаган Зөһрә Дәүләтшина шул ук мәктәптә рус теле укыткан. Хәзер ул “Росгосстрах” агенты булып эшли.

Ә Миләүшә Хисамова Бәрлегуҗада 10 ел инде авыл клубына җитәкчелек итә, һәм быел Олы Карамал мәдәният йорты театр коллективына булыша – ул Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасында анага кома хәлендәге кызын карарга ярдәм итүче табиб ролен башкарды.   

Шулай итеп, авылның үзешчән артистлары эшләргә дә, иҗат белән шөгыльләнергә дә өлгерәләр…

Кичерә белү һәм тагын да яхшырак булырга омтылу

Бәйгенең жюри әгъзалары спектакльнең искиткеч музыкаль бизәлешен аерым билгеләп үттеләр, кирәкле атмосфераны вакытында булдырып, һәрвакыт урынлы яңгыраган көйләрне спектакльнең тавыш режиссеры Җәмилә Гыйззәтова сайлап алга. Ул 35 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде, хәзер район башкарма комитетында тәрҗемәче булып эшли.  
Олы Карамал клубы мөдире Фирдәвес Әскәрова бу юлы спектакльдә катнашмады, ләкин тамашачылар аның алдагы спектакльләрдәге рольләрен искә алалар, ул күп еллар дәвамында мәдәният йорты авылның чын мәдәният үзәгенә әверелсен өчен күп көч һәм энергия куйган. Чөнки нәкъ менә бирегә кешеләр аралашырга гына түгел, онытылмас хисләр кичерергә – еларга, көләргә киләләр, ә аннары аларны озак кына искә төшерәләр, бу юлы да, драматик булса да, шулкадәр тормышчан, нигезендә тагын да яхшырак, димәк, бәхетлерәк булу өчен, бер-береңнән гафу үтенү генә түгел, кичерә белү дә кирәк дигән мәгънә яткан вакыйганы әле озак искә алырлар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев