Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел

Хәзерге вакытта Кама Тамагы районы территориясендә 6 мең пенсия яшендәге граңданин яши. Аларның 166сы – ялгыз, 669ы – ялгыз яшәүче, 1870 кеше – 70 яшьтән, 908 граждан – 80 яшьтән, 186 кеше 90 яшьтән өлкән.

Узган атнада районда ветераннар советының отчет-сайлау конференциясе булып узды.

Анда район башлыгы Наил Вазыйхов, ТР төбәк ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковннина, шулай ук район җирлекләренең ветераннар советы җитәкчеләре һәм пенсионерлар катнашты.

Конференция барышында очрашуда катнашучылар ветераннар советы секретариты һәм президиумының составы расланды. Район сугыш ветераннары һәм пенсионерлар советы рәисе Виталий Юманов яңадан сайлап куелды, район хәрби комиссары вазифасыннан киткән Александр Мещанов аның урынбасары булды.

“Хәзерге вакытта Кама Тамагы районы территориясендә 6 мең пенсия яшендәге граңданин яши. Аларның 166сы – ялгыз, 669ы – ялгыз яшәүче, 1870 кеше – 70 яшьтән, 908 граждан – 80 яшьтән, 186 кеше 90 яшьтән өлкән.

Балчыклы авылында тыл ветераны Миннегайшә Мөлекова яши, аңа 25 октябрҗдә 103 яшь тула. Районда барлыгы 197 сугыш ветераны, шул исәптән 3 Бөек Ватан сугышы ветераны, 191 тыл ветераны, сугышта катнашканнарның 3 тол хатыны бар. кызганыч, елдан-ел аларның саны кими. Районда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы социаль хезмәттән файдаланучылар, аларның күбесе – өлкән яшьтәге гражданнар. Бүген өлкән яшьтәге гражданнарның хезмәт һәм шәхси хокукларын яклау, аларның матди хәлен, торак шартларын яхшырту, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре беренче планга чыгарыла. Аларның күбесе аеруча көнүзәкләшә бара», - дип хәбәр итте социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина.

Социаль яклау бүлеге белән берлектә өлкәннәргә ярдәм күрсәтү эшен район ветераннар Советы һәм районның мәгариф учреждениеләре алып бара.

Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында ел саен ветераннар исемлеген яңарту, актуальләштерү һәм аныклау буенча эш алып барыла.

Яшәү шартларын яхшырту, социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү, социаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләрен хәл итү өчен ел саен сугыш ветераннарының һәм ялгыз яшәүче гражданнарның торак-көнкүреш шартларын тикшерү үткәрелә.

1 октябрьгә 835 ялгыз гражданинның 614ендә комиссия булды. Алар буенча һәр өлкән кешегә тикшерү акты төзелә.

Өлкән яшьтәге гражданнарны сәламәтләндерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Ул «Камские зори» коммерцияле булмаган автоном берләшмә базасында оештырыла. Биредә заездлар план буенча үткәрелә, анда барлык тернәкләндерү, спорт һәм күңел ачу чаралары да кертелә. Болар барысы да ял итүчеләрнең кәефенә генә түгел, сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый.

2021 елда 15 стационар һәм 11 ярымстационар заезд оештырылган. Биредә 307 кеше ял итте һәм сәламәтлекләрен ныгытты, шуларның 122 се – безнең районда яшәүчеләр. Аз керемле 13 пенсионердан тыш, республика шифаханәләрендә дә ял иттеләр һәм сәламәтлекләрен ныгыттылар. Тагын 25 кеше чиратта тора. 

 2021 елда 15 стационар һәм 11 ярымстационар заезд оештырылган. Биредә 307 кеше ял иткән һәм сәламәтлеген ныгыткан, аларның 122се – безнен район кешеләре. Аз тәэмин ителгән 13 пенсионер республика санаторийларында ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан. Тагын 25 кеше чиратта тора.

 

“Өлкән буын” проекты кысаларында авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнар поликлиникага махсус автомобильләрдә китерелә. Агымдагы елда 763 өлкән кеше диспансерлаштыру узган, бу планның 80 %ы.

Проект кысаларында 4 өлкән кешегә “Сиделка” хезмәте тәкъдим ителә. 2016 елда районда яшәүче гаилә өлкән яшьтәге бер кешене тәрбиягә алган.

Районда вакытында ярдәм күрсәтү өчен «Мобиль бригада» эшли, аның составына үзәк хезмәткәрләре һәм үзәк район хастаханәсенең табиблар бригадасы керә. Өлкәннәр янына график буенча айга 2 тапкыр баралар. Өлкәннәрнең туганнары тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбендә өлкәннәрне карау буенча өйрәнү күнекмәләре ала.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге ялгыз 24 кеше республиканың интернат-йортларында яши. Ел саен ункөнлек барышында алар янына авыл җирлекләре вәкилләре барып, бүләкләр тапшырыла. Быел пакетта, традицион сыйлардан тыш, өлкән яшьтәге кешенең туган авылында яшәүче балалар бәйләгән оекбашлар да булачак.

Иганә акчалары хисабына ункөнлек вакытында районның 204 ялгыз гражданинына бүләкләр тапшырылачак.

Ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтү өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы балалар актив җәлеп ителә. Тимурчылык эше социаль яклау учреждениеләрендә балалар белән эшләүнең бер юнәлешенә әверелде. «Ветеран янәшәдә яши», «Георгий тасмасы», «Кайгырту» акцияләре дә барлыкка килде.

Конференциядә чыгыш ясаучыларның барысы да билгеләп үткәнчә, өлкәннәр календарьдагы даталарга карамастан, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуына һәм игътибарына мохтаҗ. Ә өлкәннәр ункөнлеге – аларга җылы өләшү өчен менә дигән вакыт.

Конференция ахырында иң актив пенсионерларга Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X