Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Октябрьнең өченче якшәмбесендә илебездә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Безнең районда “Татавтодор” АҖ Апас филиалы бүлекчәсенең юл идарәсе тотрыклы һәм ихтыяҗ зур булган предприятиеләрнең берсе булып санала. Бүгенге көндә предприятие төзелеш, ремонт һәм юлларны тәртиптә тоту буенча бурычларын уңышлы башкара.

Предприятиенең уңышлы эшләве тәҗрибәле белгечләр һәм эшчеләрдән башка мөмкин түгел. Юлларның нигезендә аларның  белеме, осталыгы, җаваплылыгы ята. Бу көздә идарәнең ике эшчесе һөнәри бәйрәм белән бергә шәхси юбилейларын – 60 яшьлекләрен билгеләп үтә.
Олы Мәрәтхуҗа авылында туып үскән Габделхәй Садыйков хезмәт юлын Түбән Кама заводларының берсендә башлый, әмма тиздән районга кайта, гаилә кора һәм гомере буе районның төзелеш оешмаларында эшли. ХДСУдан башлый, аннары МСОга күчә, кирпеч заводы, “Агрохимсервис”та да хезмәт куя. Соңгы биш елда ул юл идарәсендә эшли.
Виктор Семагин да, ГПТУны тәмамлагач, Казан предприятиеләренең берсендә эшли, әмма туган поселогына әйләнеп кайта һәм армиягә киткәнче РайПОда машина йөртүче булып эшләп ала. Армия хезмәтен үтеп кайткач, май заводы, СХТ һәм башка предприятиеләрдә хезмәт куя. Менә инде ун ел юл идарәсендә каток машинисты булып эшли.
Тулырак газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев