Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өй туе да, юбилей да

Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Петровна Утеева бу атнада үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бу җәйдә Анастасия Петровна өй туе үткәрде, аңа «Ветераннарга торак» федераль программа буенча туган авылында яңа йорт төзелде. Фронтка киткәндә аңа нибары егерме яшь кенә була. 1 нче Белоруссия фронты сугышчылары белән бергә сугыш юлларын үтә,...

Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Петровна Утеева бу атнада үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Бу җәйдә Анастасия Петровна өй туе үткәрде, аңа «Ветераннарга торак» федераль программа буенча туган авылында яңа йорт төзелде.
Фронтка киткәндә аңа нибары егерме яшь кенә була. 1 нче Белоруссия фронты сугышчылары белән бергә сугыш юлларын үтә, туган авылына 1945 елда Җиңү белән әйләнеп кайта. сугышчан батырлыгы өчен «Ватан сугышы» ордены һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Анастасия Петровна тегү мастерскоенда эшли башлый, аннары Красновидово кибетенә сатучы булып күчә, пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Кияүгә чыга. Тормыш иптәше Ефим Иванович белән бергә алар җиде бала тәрбияләп үстерә. барысына да белем бирәләр. Өч кызлары Красновидовода әниләре янәшәсендә гомер итә.
23 октябрьдә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Анастасия Петровнаны юбилее белән котлап, аңа Россия Президенты Владимир путин юллаган котлау телеграммасын тапшырды. «Сезнең солдат, хезмәткәр, ана хезмәтен еллар да, вакыт та киметми. Без сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез өчен сезгә рәхмәтле. Яңа өегездә балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән озак һәм бәхетле яшәгез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев