Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өченче катка пандуссыз

«Кулай мохит» республика программасы нигезендә, район үзәгендә КЦСОН, прокуратура, РДК һәм башка кайбер учреждениеләргә керү урыннарында, шулай ук Комаров урамындагы күпфатирлы ике йортта уңайлы пандуслар пәйда булды. Әмма бу район үзәгендә яшәүче инвалидларның барлык проблемаларын да хәл итмәде. Комаров урамындагы 5нче йортта коляскада йөрүче ике инвалид тора. Бәхетсезлеккә каршы алар...

«Кулай мохит» республика программасы нигезендә, район үзәгендә КЦСОН, прокуратура, РДК һәм башка кайбер учреждениеләргә керү урыннарында, шулай ук Комаров урамындагы күпфатирлы ике йортта уңайлы пандуслар пәйда булды.

Әмма бу район үзәгендә яшәүче инвалидларның барлык проблемаларын да хәл итмәде. Комаров урамындагы 5нче йортта коляскада йөрүче ике инвалид тора. Бәхетсезлеккә каршы алар икесе дә төрле подъездларның өченче катында яши. Биредә инвалид коляскасын менгезү өчен пандус та, тоткычлар да юк. нургалиевлар гаиләсендә әтиләре пластик торбадан араларын такта белән тоташтырып, табанча ясаган. Әлеге күчмә табанча белән алар 25 яшьлек улларын ишек алдына төшереп йөртәләр. Голофаст гаиләсендә исә андый ясалма җайланма да, ирләр көче дә юк. Тәслимә Голофаст кирәк булган очракта 27 яшьлек улын коляскада үзе төшереп йөртә. Ягъни әлеге егетләрнең чыннан да мөмкинлекләре чикләнгән. Социаль яклау үзәгенә, шифаханә яки мәдәният йортына керү өчен буразналы плитә яки сигнал кнопкасына, яңа пандусларга бәя бирә алмастыр алар, мөгаен.

Районда коляскада йөрүче 24 инвалид яши, шуларның җидесе - Кама Тамагында. Бүген алар өчен җәмәгать оешмалары, үзәк, клуб, спорт комплексы ишекләре ачык. Әмма аларның барысы да чит кеше ярдәменнән башка өйдән чыга алмый. 2014 елда программаны гамәлгә кую дәвам итә. Югарыда телгә алынган егетләрнең дә әлеге уңайлыклардан файдалана алуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев