Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нык гаилә канаты астында

Райондашларыбыз «Нечкәбил» нык һәм матур гаиләләр республика конкурсында катнашты.

Анда катнашучы татарстанлылар гаиләдәге мәдәниятне, гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашын, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне, милли традицияләрне, һөнәри казанышларны күрсәтә.

 – «Нечкәбил» фестивале быел республикада 18 нче тапкыр үткәрелде. Ул инде Татарстан брендына әверелде, фестивальдә бөтен республика буенча 8 меңнән артык гаилә катнашты,-дип билгеләп үтте Татарстандагы «Нык гаилә-2023» партия проектының кураторы, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина.

«Безнең искиткеч нык гаиләләребез – республикага динамик рәвештә үсәргә мөмкинлек бирә торган үсеш ноктасы, шул ук вакытта алар үзләре дә дәүләттән зур ярдәм ала. Татарстан алдынгы фәннәр, үсеш алган икътисад, авыл хуҗалыгы, спорт һәм туризм төбәге генә түгел, ул ныклы гаиләләр территориясе дә, биредә кешеләр республиканың төп байлыгы!- дип билгеләп үтте «Гаилә канаты астында» ТР РОО җитәкчесе Изольда Жуйкова, аңа бәйрәмдә күп тапкыр чәчәкләр тапшырылды һәм республика гаиләләренә ярдәм буенча башкарган зур эше өчен рәхмәт белдерелде.

«Антоновкадан Шәйхәйдәровлар гаиләсе конкурста безнең районны лаеклы тәкъдим итте, берничә номинациядә призлы урыннар яулады», - дип хәбәр итте киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Наил Вазыйхов. - Хәзер гаиләләр җыйган очколар исәпләнә, ә Әниләр көнендә исә конкурсның финалы узачак һәм җиңүче гаилә игълан ителәчәк».

Исегезгә төшерәбез, конкурсның зона туры безнең районда узды. Рейтинг нәтиҗәсендә Шәйхәйдәровлар гаиләсе сайлап алуны уңышлы узды һәм киләсе этапта катнашты.

Айгөл Шәйхәйдәрова өч сәгать дәвамында бара торган онлайн тавыш бирүдә райондашларның катнашуларын үтенеп, редакциягә мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең тарафтан мессенджерлардагы төрле төркемнәргә җибәрелгән хәбәрләр игътибарсыз калмады, бик күпләр бу искиткеч гаилә өчен тавыш бирде. Онлайн тавыш бирүдә 3000 нән артык тавыш җыйган Арча гаиләсе җиңсә дә, безнең конкурсантлар тамашачы мәхәббәте призына лаек булдылар һәм аларга шулай ук «Санаторийда ял көннәре» сертификаты тапшырылды.

Гаиләгә Антоновка экоҗирлеге халкы да зур ярдәм күрсәтә, алар конкурсантлар һәм аларның балалары белән бергә үзенчәлекле тамаша әзерләгән. Шулай ук гаилә урманнарны торгызу буенча алып барган зур эшләре, үз куллары белән ясалган шоколад өчен дипломнар белән билгеләп үтелде. Гаилә башлыгы Ренатка традицион гаилә мөнәсәбәтләрен үстергән өчен Әтиләр Советыннан диплом тапшырылды.

Шәйхәйдәровлар гаиләсе конкурс вакытында алар өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәт белдерде.

«Конкурска район башлыгы Наил Альберт улы да килгән иде. Безгә теләктәшлек белдерде, бик матур чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Без аңа игътибары өчен бик рәхмәтле», – дип язган Айгөл Шәйхәйдәрова мессенджерда.

– Конкурста катнашырга кем тәкъдим итте? Кем әзерләнергә булышты?

– Тәкъдим мәдәният бүлегеннән килде һәм без аны кабул иттек.  Бу эшкә ирем Ренат белән бергә әзерләндек. Әкият яздык, герб ясадык, репетицияләр уздырдык һ.б. Минем ирем искиткеч кеше һәм аның белән 16 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәвебезгә шатмын. Безне мәхәббәт, тугрылык, кайгырту, яшелләндерүнең гомуми идеясе һәм иҗат берләштерә. Сценарийны ике тапкыр үзгәрттек. Нәтиҗәдә дусларыбыз Алексей Светлов һәм Мария Пархоменко пластик театр вариантын тәкъдим итте. Алексей һәрвакыт репетицияләргә килде, безгә ярдәм итте. Чыгышыбызда зур тату гаиләбез, шулай ук Алтай Шуктомов һәм Марат Сәхибгәрәев катнашты. Моның өчен аларга зур рәхмәт! Сеңлем һәм әнием уртак табынга куелачак зур торт өчен 70 печенье пешереп, табын әзерләргә булыштылар. Француз дусларыбыз барлык 9 костюмны әзерләргә ярдәм итте.

Наил Альберт улы безгә теләктәшлек белдерергә килгәч, мин үземне зур, көчле канатларыбыз булгандай хис иттем. Бу бик күңелле һәм минем өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. 1 сентябрь алдыннан, икенче кызыбыз да 1 сыйныфка укырга кергән чорда күкрәк баласы да булган күп балалы ана өчен биремнәр күләме бик зур иде.

– Балалар эштә ничек катнаштылар?

– Алар солдатны саклаучы бөти һәм гаиләбез гербын ясады, спектакль репетицияләрендә катнаштылар, безнең белән бергә “Шәйхәйлад” шоколадларын ясадылар. Ә соңгы атнада олы кызым, миңа ярдәм итеп, бер минут та тик утырмады.

– Конкурста сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?

– Кайдадыр әгәр гаилә «Нечкәбил»дә катнашса, ул ныгый гына дигәнне ишеткән идем. Бу чыннан да шулай, бәйге гаиләне берләштерә, аны көчлерәк итә.

Иң авыры – биремнәр саны. Шулкадәр күп булыр дип уйламаган идем, ләкин алар барысы да бик кызыклы һәм файдалы булды. Моны соңрак аңлыйсың. Бу гаилә тарихы да, герблар да, гаилә чыгышы да, дипломнар да. Конкурс безне үз тамырларыбыз турында күбрәк белер өчен әти-әниемнең туган ягына, Башкортстанга барырга этәрде. Бу бик зур кыйммәткә ия.

Бервакыт ярдәмчеләребез авырып китте, шуңа өстәп машина да ватылды һәм минем күңелем төште. Шул чакта ирем яхшыга өметләндерде, «Без барысын да булдырачакбыз, чөнки районны тәкъдим итәбез, шуңа да алга таба барырга тиешбез”, - дип канатландырды. Һәм барлык планлаштырылган бурычларга үзгәртелгән составтагы репетицияләр өстәлде. Кайвакыт ашарга да вакыт булмады, җитмәсә, кечкенәбезнең тешләре чыга торган вакытка туры килде. Үзебезне «изге нечкәбилчеләр» исемлегенә кертергә мөмкиндер дип уйлыйм.

– Бәйгедән нинди тәэсирләр алдыгыз?

– Жюри һәм тамашачыларның чыгышыбызны ошатуына мин бик шат. Жюри әгъзалары, чыгыш ясаганнан соң ук, соклануларын белдерергә яныбызга килделәр. Конкурста катнашучыларның берсе безнең чыгышыбызны иң яхшысы дип әйтте, икенчесе безнең өчен тавыш бирәчәген белдерде. Нәтиҗәдә без тамашачы мәхәббәте призына ия булдык һәм ял көне турына ия булдык. Бу бик күңелле! Кешеләр дус булырга тели! Бу зур кыйммәткә ия! Безнең «Шәйхәйлад»ны жюри югары бәяләде һәм бөтен кеше ишетерлек итеп: «Антоновка – ул текә егет-кызлар”, - диде. Тантаналы рәвештә бөтен гаиләгә ресторанга чакыру тапшырдылар. Оештыручылар һәр гаиләне бәяләделәр, һәркемгә бүләкләр һәм дипломнар бирделәр. Бәйгене оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Бу бик зур эш. Алар кызыклы гаиләләрне «дөньяга чыгарып» дөрес эшлиләр. Һәм без хәзер илдә барысының да гаиләләрне ныгытуга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән булуына бик шатбыз.

– Кемнәрнең чыгышы ошады?

– Миңа барлык гаиләләр дә ошады. Һәркемнең ничек әзерләнгәнен, борчылганын, аның өчен иң яшерен һәм кыйммәтле булган әйберләр белән уртаклашканын күрергә булды. Барысы да матур киемнәрдән иде. Бөтенесе дә иң яхшысы булганда, иң-иңен сайлау мөмкин түгел. Һәркем турында шулкадәр күп кызыклы нәрсәләр белергә булды. Мәсәлән, Кукмарадан килгән гаилә, үз балалары янына төрле милләттән булган 7 баланы кабул иткән! Бу искиткеч гаилә! Без Югары Ослан, Казан, Балтач, Лаеш, Кукмарадан килгән һ.б. гаиләләр белән дуслашып өлгердек. Бу ачык күңелле һәм матур кешеләр балалары белән,  күпләре оныклары белән килгән. Бөтенесен дә карарга теләгән идем, ләкин бу мөмкин булмады, чөнки берьюлы 3 мәйданчык эшләде.

Мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, ул безне бу вакыт дәвамында ярдәменнән ташламады. Һәм барысы да аның ихтыяры һәм теләге белән булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев