Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурзадә: "Гүзәл Кама Тамагына әле беренче тапкыр килүем"

Район мәдәният йортында булып узачак концертлары алдыннан редакциядә автор-башкаручы, тамашачыларыбыз әле аны «Мәйдан» каналында «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруын алып баручы буларак та яхшы белә, Болгар милли-музыкаль премиясе лауреаты, талантлы җырчы Нурзадә булды, аның белән әңгәмә корып алдык. - Нурзадә, ялгышмасам, безнең районга килгәнегез юк иде әле? - Әйе, гастрольләрдә күп йөрсәк...

Район мәдәният йортында булып узачак концертлары алдыннан редакциядә автор-башкаручы, тамашачыларыбыз әле аны «Мәйдан» каналында «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруын алып баручы буларак та яхшы белә, Болгар милли-музыкаль премиясе лауреаты, талантлы җырчы Нурзадә булды, аның белән әңгәмә корып алдык.


- Нурзадә, ялгышмасам, безнең районга килгәнегез юк иде әле?

- Әйе, гастрольләрдә күп йөрсәк тә, Гүзәл Кама Тамагына әле беренче тапкыр килүем. Искиткеч матур җирдә яшәп ятасыз икән. Беррәттән Тәтеш, Апас районнарында да чыгышларыбыз булачак. Тамашачылар җылы кабул итсә, киләчәктә ныклы элемтәләр урнаштырырбыз дип өметләнәм.

- Концерт программагыз хакында әйтеп китсәгез иде.

- Программабыз яшьләр өчен, өлкәннәр өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм. Без Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех белән чыгыш ясыйбыз. Бу үзенә күрә ике буын очрашуы, үзара ярыш кебек тә килеп чыга. Татар халык, шулай ук эстрада җырларын башкарабыз. Концертыбызны шулай ук танылган сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән быел гына театр училищесын тәмамлаган Раил Габдуллин алып бара.

- Сез безнең якташыбыз Гөлфия Шакирова белән иҗади хезмәттәшлек итәсез. Шул хакта да әйтеп узыгыз әле.

- Мин 50дән артык җыр авторы - көйләр язам. Гөлфия Шакирова исә шигырьләр иҗат итә. Әйтергә кирәк, аның шигырьләре җырлап тора. Болгар премиясе алган "Алтыным син" җыры да безнең Гөлфия белән уртак җимешебез. Аның "Безнең җизни" дигән җырына клип та төшердек.

Өстәп шуны да әйтеп китим, беренче аудио-альбомым 2002 елда чыкты. 10 ел рәттән Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында концерт программасы белән чыгышлар ясыйм.

- Уңышлар Сезгә, Нурзадә. Каматамагылыларның мә-хәббәтен яуларга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев