Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ноябрьдән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны түләү тәртибе үзгәрә

1 ноябрьдән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны түләү тәртибе үзгәрә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов тулырак бәян итте. Ул искәртеп узганча, РФ Дәүләт Думасы тарафыннан былтыр декабрьдә кабул ителеп, РФ Президенты имзалаган закон нигезендә,...

1 ноябрьдән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны түләү тәртибе үзгәрә.
Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов тулырак бәян итте.


Ул искәртеп узганча, РФ Дәүләт Думасы тарафыннан былтыр декабрьдә кабул ителеп, РФ Президенты имзалаган закон нигезендә, 2016 елның гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны, җаваплылыкка тарту турындагы карар үз көченә кергәннән соң, 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процент ташлама каралачак. Ташлама медицина тикшерүе үтүдән баш тарту, исерек килеш рульга утыру, тизлек режимын 40 км/сәг-кә арттыруга бәйле закон бозу очракларына кагылмый. Икенче мәртәбә светофорның кызыл утына яки каршы як юлга чыгу очракларында да штрафны тулысынча түләргә туры киләчәк.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы билгеләп узганча, Татарстанда ташлама штрафларның 10 процентына гына кагылмаячак. Аның сүзләренчә, әлеге законның төп максаты - штраф түләмәүчеләргә стимул биреп, алардан бурычларын түләттерү.

"Кеше юл йөрү кагыйдәләрен бозган икән, ул җәзага тартылырга тиеш. Бер тапкыр түлиме ул, ике, өч тапкырмы, иң мөһиме - аның юл йөрү кагыйдәләрен бозудан туктавы. Бүген моның башка нәтиҗәле чарасы юк", - дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов. Аның сүзләренчә, ЮХИДИ идарәсенең төп максаты - бюджетка акча китерү түгел, ә җәзаның котылгысызлыгын күрсәтү.

Штрафны тиз арада түләүчеләргә ташлама киләсе елның гыйнварыннан гына бирелә башласа да, түләү системасында хилафлыклар булмасын өчен, аны ноябрьдән үк тикшереп карарга булганнар.

Рифкать Миңнеханов тәгаенләп узганча, бүген юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар штрафны банк яки терминаллар аша түли, шуннан соң мәгълүмат җирле ЮХИДИ бүлекчәсенә, аннары ТР дәүләт авинспекциясенең баш идарәсенә, шуннан соң гына дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасына барып ирешә.
Хәзер штрафны түләү вакыты мөһим шартка әйләнгәнлектән (штрафны ташлама белән түләүгә нәкъ 20 көн бирелә), түләүләрне банклар һәм терминаллардан турыдан-туры дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасына җибәрү турында карар кабул ителгән.

Рифкать Миңнеханов штраф түләгәндә бланкларны хаталы тутырганда билгеле бер авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, шуңа бик игътибарлы булырга, штрафның түләнүе-түләнмәве турындагы мәгълүматны даими тикшереп торырга киңәш итте. Штрафны түләп тә, түләү үтмәгән очракта, элеккечә, ЮХИДИгә түгел, ә түләү башкарылган банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Болай эшләгәндә, күпкә тизрәк булачак.

"Штрафларны дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасы белән элемтәдә булган эре банкларда түләргә киңәш итәбез", - диде ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы чыгышын йомгаклап.

Искәртеп үтик: административ штрафларның булу-булмавы турындагы мәгълүматны www.gosuslugi.tatarstan.ru, www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru сайтларында алырга була.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев