Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниемнең әнисе әбием була минем...

Мин бүгенге көндә бик бәхетле онык. Ике әбиемнең дә күңел җылысын тоеп яшим. Туган авылыңда әбиләреңнең исән-сау булуы, бәхет түгел мени? Аларның очрашкач, бергә гөрләшеп сөйләшүләрен, юк-бардан да кызык табып көлүләрен карап торуы бик күңелле. Миңа аларның икесе дә бик кадерле. Әниемнең әнисе әбием була минем. Ак яулык япкан, күзлек...

Мин бүгенге көндә бик бәхетле онык. Ике әбиемнең дә күңел җылысын тоеп яшим. Туган авылыңда әбиләреңнең исән-сау булуы, бәхет түгел мени? Аларның очрашкач, бергә гөрләшеп сөйләшүләрен, юк-бардан да кызык табып көлүләрен карап торуы бик күңелле.

Миңа аларның икесе дә бик кадерле. Әниемнең әнисе әбием була минем. Ак яулык япкан, күзлек кигән, җеп эрләүче татар карчыгы түгел ул. Иртән-кичен намазлык өстендә дә утырмый. Аның белән икәүдән икәү генә калу рәхәт безгә. Мин әниемә сөйли алмаган сүзләремне аның әнисенә сөйлим. Кызык бит әй! Ә ул бәләкәй чагында үз әнисенә ниләр хакында сөйләде икән? Әбиемнең акылсыз сүзләре өчен әниемне әрләгәне булганмы? Шул хакта сорасам, көлә генә. Мин әле әбием белән кунакка йөрергә дә яратам. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләрен дә безнең барыбыздан да яхшырак белә ул. Әбиемнең тавышы... Кош сайравына охшатсам, арттырырмын, җил сыйпавы, дисәм, әйтеп бетермәм шикелле, чишмә тавышы, дисәм турырак килердер. Әнә шул чишмә тавышлы әбием җырлап җибәрсәме, аш-су тирәсендә кайнашкан әнием, эшеннән туктап, бүлмәләр арасындагы ишек яңагына сөялә, диванда кырын яткан әтием газета-журналларын бер читкә алып куя. Ул гади җырлар гына җырламый. Бик борынгыдан килгән озын көйләрне ярата. Карт холыклы да түгел үзе, яңа заман җырларын да тыңлый, әмма ни өчендер башкармый. Кечкенәдән ишетеп үскәннәрен яратарак төшәдер инде. Мин өебезне әбиләрсез күз алдына да китерә алмыйм. Ярый әле алар исән, аяк өстендә, көннәрен боегып уздырмыйлар, кешеләр арасында йөриләр, дип, сөенеп яшибез без.

Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне "әби" диеп

Әйтүе дә уңайсыз.

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

"Кызлар кебек син", - диләр.

Кояштай балкып тора

Әбиемнең карашы.

Ничек менә әбием күк

Җылы, якты буласы?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев