Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек яшисең ветеран?

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында 1 февральдән 20 апрельгә кадәр сугыш ветераннарының торак-көнкүреш шартларын тикшерү кысаларында "Ничек яшисең, ветеран?" акциясе игълан ителгән иде. Сугышта катнашучылар, тол хатыннар һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып тикшерү вакытында 671 ветеранның социаль-көнкүреш шартлары тикшерелеп, социаль паспорт төзелде. Шулардан сугыш инвалидлары - 7 кеше;...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында 1 февральдән 20 апрельгә кадәр сугыш ветераннарының торак-көнкүреш шартларын тикшерү кысаларында "Ничек яшисең, ветеран?" акциясе игълан ителгән иде.

Сугышта катнашучылар, тол хатыннар һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып тикшерү вакытында 671 ветеранның социаль-көнкүреш шартлары тикшерелеп, социаль паспорт төзелде. Шулардан сугыш инвалидлары - 7 кеше; сугышта катнашучылар - 27 кеше; Тыл хезмәтчәннәре - 489 человек; Һәлак (вафат) булган сугыш инвалиды яки катнашучының тол хатыны - 147 кеше Фашизмның балигъ булмаган тоткыны - 1 кеше

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шунысы ачыкланды: ветераннарның шактые - 565 кеше үз йортлары белән яши, бу районда яшәүче ветераннарның гомуми саныннан 84% тәшкил итә. Шулардан 527 ветеранның өенә газ кертелгән, 38е мич ягып җылытыла. 531 ветеранның өенә су кертелгән. Сугыш ветераннарының нибары 16%ы гына уңайлы фатирларда яши. Ветераннар арасында 99 кеше ялгыз, 294е - ирле-хатынлы, 278 кеше балалары яки якын туганнары гаиләсендә яши.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ветераннарның кәефе яхшы, алар барсыныннан да канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев