Нәтиҗәсе бар
Муниципаль район башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләрендә киңәйтелгән утырышлар дәвам итә.
Чираттагысы узган пәнҗешәмбедә Олы Салтык һәм Олы Яңасала авыл җирлекләрендә булды. Һәр ике җирлектә мәдәният йортларына кеше бик аз килгән. Әйтергә кирәк, моннан берничә еллар элек мондый җыелышларда халык бик агрессив, проблемалар бихисап, бәхәсләр шактый, шул ук вакытта халыкның шәхси сораулары күп була иде. Кемгәдер, нәрсәдер бирмәгәннәр, ясамаганнар һәм алар шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерүне таләп итте. Хәзер таләпләр үзгәрде, халык гомуми, һәркем өчен кирәк булган чаралар турында сүз алып бара. Хәзер халык белән елга ике тапкыр очрашып, һәр борчыган мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч, әкренләп мәсьәләләр хәл ителә, димәк, үткәрелгән җыелышлардан яхшы нәтиҗә бар. Җыелышка халыкның аз килүен Олы Салтык җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов, шушы 2-3 көндә кыска срокларда җир паена икмәк бирүләре сәбәпле дип аңлатты. Узган чорга отчет ясаганда Хәлим Ибәтов, алдагы очрашуда алга куелган мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә үтәлүенә басым ясады: мәдәният йорты түбәсен ремонтларга уйлаганнар - яз башында эшләнгән, халыктан акча җыеп су башнясын да ремонтлаганнар, яңа урамга соңгы багананың чыбыкларын алыштырганнар, Даныш халкы соравы буенча йортларга интернет тоташтырылган (5 кеше файдалана), ә менә Даныш зиратын койма белән әйләндереп алу һәм Салтыкта Ленин урамына щебенка салу мәсьәләсе ачык кала әлегә. Халык арасыннан: "13 көн телефон элемтәсе эшләмәде, барыбер тулысынча түләдек",-дигән ризасызлык булды, җир паена башка төрле продукция булса ярар иде дигән тәкъдим керде. Бу сорауларга урындагы җитәкчеләр аңлатма бирде. Җирлек башлыгы тиздән судан кулланган өчен тариф буенча түли башлаячаклары турында мәгълүмат әйтте, район башлыгы бу хакта өстәмәләр кертте. Һәр эштә актив булыйк, дигән өндәмә белән җирлек башлыгы үз чыгышын түгәрәкләде. Суга түләү турында белдерү халык арасында сораулар тудырды, әлбәттә.
Аннан соң бүлекчә җитәкчесе Самат Сафин хуҗалыктагы кыр һәм терлекчелек эшләре белән таныштырды. "Кама Тамагы" АХп директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин җир пайларына нәрсәләр алырга мөмкинлеге хакында сөйләде һәм теләге булганнар җир паен АХПга сата алуларын хәбәр итте. Бу һәркемнең үз ихтыярында. "Югары Ослан" РФ ЭЭМ муниципальара полиция бүлегенең "Кама Тамагы" полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәтҗанов биредә халыкның тату яшәвен ассызыклады, киләчәктә дә төрле куркыныч хәлләрдән сак булырга өндәде. Аннан соң Зөфәр Галимуллович Хәлим Ибәтовка ТР Президенты указы белән бирелгән "җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медален тапшырды һәм районда төзелеш объектлары, киләчәккә планнар турында сөйләде.
Көзге авыл төсләргә бай пейзажы белән генә түгел, ап-ак казлары белән дә матур шул. Олы Яңасала авылы безне күпер буендагы каңгылдашкан казлары белән каршы алды.
Олы Яңасала авылында җирлек башлыгы Исфан Шиһабиев халык алдында узган чорга отчет тотканда, башкарылган һәм планга куелган мәсьәләләрне сөйләде. 120 йорт рәсмиләштерелмәгән, моның ел ахырына төгәлләнергә тиешлегенә басым ясады район башлыгы. ЦРБ вәкиле ФАПны 1 октябрьгә мәктәп бинасына күчерергә вәгъдә итте. Зиратның сазлык урынына (ишелмәсен өчен) өрәңге утыртканнар, бу уңышлы түгел икәне искәртелде. Шәпкә клубына урындыклар кайтарып урнаштырылган, өлкәннәр компьютердан файдаланырга курсларда укып өйрәнгән, спортзалга 0,3% ставка хезмәт хакына тренер эшкә алынган, балалар өчен хоккей мәйданчыгына боз катыруны җирлек башлыгы үзе вәгъдә итте. Ачык калган мәсьәләләр: Шәпкә юлын төзекләндерүне планга кертәсе, басмага ян-яклар куясы һәм Шәпкәдә мәктәп яны территориясен әйләндереп аласы бар. Эшләнәсе эшләр бар, димәк тик утырырга вакыт юк, бары бердәм булырга гына кирәк. Бу елның кульминациясе булып Яңасаланың "орчык" әбиләре калгандыр. Алар Иске Казан түгәрәк уенында катнашып, Биектауга барды. Биредә алар өчен горурлык кичереп, алкышлар яңгырады. Бүлекчә җитәкчесе Рәшит Гыймадиев техниканың торышы, кырчылык эшләре хакында сөйләде. шикәр чөгендере, кукуруз җыелмаган, салам җыелып һәм төргәкләнеп бетмәгән. Моның сәбәбен ул җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт итмәүдән күрә. Җир пае өчен продукция бирү проблемасы юк, өлкәннәргә техника хезмәте дә күрсәтә алабыз, дип куандырды җитәкче.
Агрофирма ярдәме белән терлекләр абзарларында (биналарда) ремонт ясаганнар, соңгы штрихларны кышка кадәр төгәллибез, дип вәгъдә бирде ул. Нурдан Шәйморзин нәкъ алдагы җыелыштагы кебек халыкка җир пайлары турында аңлатма бирде, Радик Әхмәтҗанов исә бу җирлектә узган чорда 2 җинаять булуын (алимент, наркотик) сөйләп гаҗәпләндерде. Аннан соң халык район башлыгына кәрәзле телефон элемтәсе булмаудан һәм Үләмә урамында яшәүчеләр юлсызлыктан интегүләре хакында зарланды. Бу мәсьәләләр контрольгә алынды. Зөфәр Галимуллович ахырдан шәхси сораулар белән кабул итте. 45 нче бер мандатлы Апас сайлау округында ТР Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау булачагы турында хәбәр иттеләр һәм анда актив катнашырга чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев