Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Намуслыкка- бала карашы

Коррупциягә каршы "Илемнең киләчәге-минем кулда" темасына иң яхшы инша язу буенча республика конкурсының муниципаль этабына йомгаклар ясалды. Ул 5-9 (I-яшь төркем) һәм 10-11 сыйныфлар (II яшь төркеме) арасында үткәрелде. Муниципаль этапта районның 10 мәктәбеннән укучылардан 23 инша тәкъдим ителде. Укучыларның күбесе шартларны үтәгән, инша темасын ачуга аның эчтәлегенә, әдәби нормаларын...

Коррупциягә каршы "Илемнең киләчәге-минем кулда" темасына иң яхшы инша язу буенча республика конкурсының муниципаль этабына йомгаклар ясалды. Ул 5-9 (I-яшь төркем) һәм 10-11 сыйныфлар (II яшь төркеме) арасында үткәрелде.
Муниципаль этапта районның 10 мәктәбеннән укучылардан 23 инша тәкъдим ителде. Укучыларның күбесе шартларны үтәгән, инша темасын ачуга аның эчтәлегенә, әдәби нормаларын сайлауга иҗади якын килгәннәр; коррупциягә карата үзләренең мөнәсәбәтләрен ача алганнар, әмма кайбер конкурс эшләрендә мөстәкыйль фикерләү, укучыларның коррупциягә карата гражданлык позицияләрен формалаштыра һәм аны раслый алмаган. Катнашучыларның барысы да интернет ресурсларын грамоталы файдалана дип әйтеп булмый. Кайбер иншаларның эчтәлеге яхшы булса да, грамоталык җитми. Өлкән сыйныфларга караганда I яшь төркемгә кергән укучыларның иншалары конкурс эшләрен бәяләү критерийларына тулырак җавап бирә.
"Илемнең киләчәге-минем кулда" республика конкурсының муниципаль этабы йомгаклары буенча I яшь төркемендә призлы урыннар түбәндәге укучыларга бирелде: I урынны Кама Тамагы урта мәктәбенең 6А сыйныф укучысы Назгөл Гыйлметдинова һәм Затон урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Владислав Козин бүлеште, 2 урында Затон урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Раилә Таҗиева, Кама Тамагы урта мәктәбенең 6А сыйныф укучысы Наилә Хананова һәм 9 сыйныф укучысы Кирилл Харитонов. 3 урынга лаек булучылар: Кама Тамагы урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Алсу Сөнгатова, 6Б сыйныф укучысы Дарья Серегина, 9А сыйныф укучысы Влада Сорокина, Олы Салтык урта мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Нияз Хәлилов һәм Сөйки урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Владимир Чекменев.
Өлкән төркемдә 1 урын берәүгә дә бирелмәде, 2 урында Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ирина Кулагина, өченче урында Рудник урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлшат Баймөхәммәтова. 1 нче яшь төркемендә беренче урын алган ике эш конкурсның республика этабына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев