Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил Вазыйховның Татарстан Республикасы һәм район көне белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы һәм район көне белән котлыйм. Бу мөһим ике дата ничә яшьтә булуыбызга, нинди социаль катламга керүебезгә, нинди дин тотуыбызга карамастан, барыбызны да берләштерә.

Республика көне күп милләтле җиребездә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеге, татулыгы һәм килешү символы. Татарстан – Россиянең иң матур тәбәкләреннән берсе, ул үзенең үзенчәлекле мәдәниятен кадерләп саклый, аны буыннан –буынга тапшыра. Татарстанның уңышы – барлык күрсәткечләрнең югары булуында, ул исә республика халкының  югары максатларга омтылуы белән турыдан-туры бәйле. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, торак һәм юллар төзелеше, мөһим социаль проблемаларны хәл итү – болар барысы да Татарстанның бай икътисади һәм инновацион потенциалының нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы турында сөйли.

Районыбызда тормыш сыйфаты яхшырсын, социаль-икътисади үсеш уңай нәтиҗәләргә китерсен өчен барыбыз бергә уртак көч куйык.

Бу бәйрәм көнендә иң эчкерсез теләкләрне кабул итегез – сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, иминлек һәм киләчәк көнгә ышаныч телим.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                                                               Н.А.Вазыйхов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев