Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил Вазыйхов Ногинск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частьтә булды

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы частькә районнан бүләк тапшырды, хәрби частьнең музеенда булды. Күптән түгел анда безнең район турында да стенд барлыкка килгән.

Наил Альберт улы безнең районнан булган солдатлар белән дә аралашты һәм аларга якыннары җибәргән күчтәнәчләрне тапшырды.

Агымдагы елның февралендә хәрби часть үзенең юбилеен билгеләп үтте.  Бу дата уңаеннан тантаналы чара уздырылды – залда хәрби хезмәткәрләр һәм чакырылган артистлар көче белән әзерләнгән зур концерт булды.

2013 елда безнең район әлеге хәрби часть белән килешү төзеде. Шул вакыттан бирле инде 10 ел дәвамында часть шефлыкка алынган булып санала, ә районнан хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең күбесе хәрби бурычын нәкъ менә Ногинскида үти.

Бу еллар дәвамында районның йөздән артык егете хәрби хезмәтне әлеге частьтә узды. Хәзерге вакытта хәрби-космик көчләр частендә безнең районнан чакырылган 10 егет хезмәт итә.

Часть командирыннан безнең солдатлар турында яхшы сүзләр генә яңгыраган. Ата-аналарның күбесенә лаеклы уллар тәрбияләгән өчен Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Шуны да билгеләп үтү мөһим: хәрби-патриотик тәрбия кысаларында хәрби часть үсеп килүче буын белән зур эш алып бара. Космик киңлекне контрольдә тоту үзәгендә еш кына урта мәктәп укучылары өчен танып белү экскурсияләре уздырыла. Экскурсияләрне часть командирлары үткәрә. Укучыларның хәрби атыш мәйданчыгында, казармада, радиациядән яшеренү урыннарында булганнары бар. Хәрби дан бүлмәсендә алар хәрби часть тарихы һәм аның максатлары белән таныша. Ә ашханәдә балаларны чын солдат ашы белән сыйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев